Автомобиль җәяүлеләр кичүендә мәктәп укучысын бәрдергән
Һәлакәт бүген иртән 52/31 йорты янында булган.
(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Чаллыда автомобиль җәяүлеләр кичүендә мәктәп укучысын бәрдергән. Бу хакта "Вести KAMAZа" хәбәр итә.
Һәлакәт бүген иртән 52/31 йорты янында булган. Нәтиҗәдә, ир бала хастаханәгә озатылган. Медицина хезмәткәрләре сүзләренчә, аңа җитди зыян килмәгән.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/08/151880/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев