Авыллар яңара, матурлана
19 ноябрь көнне районда кабат үзара салым буенча референдумнар уза. 2014 елда иң беренчеләрдән булып, референдумны Күңгәр, Яңа Шашы, Бәрәскә һәм Кышлау авыл җирлекләре үткәрде. Алга таба башка авыл җирлекләрендә дә референдумнар узды. Шушы еллар эчендә референдумнан җыелган акчаларга җирлекләр дә бик күп эшләр башкарылды. Бигрәк тә күпләрне борчыган -...
19 ноябрь көнне районда кабат үзара салым буенча референдумнар уза.
2014 елда иң беренчеләрдән булып, референдумны Күңгәр, Яңа Шашы, Бәрәскә һәм Кышлау авыл җирлекләре үткәрде. Алга таба башка авыл җирлекләрендә дә референдумнар узды. Шушы еллар эчендә референдумнан җыелган акчаларга җирлекләр дә бик күп эшләр башкарылды. Бигрәк тә күпләрне борчыган - авыл юллары каралды. Шунысын да әйтергә кирәк, халыктан җыелган референдум акчаларына республикадан бер сумга дүрт сум күләмендә ярдәм дә күрсәтелде.
Быел 19 ноябрь көнне районда кабат референдумнар уза. Газетабыз битләрендә басылып чыккан "Решение"ләргә игътибар иткәнсездер, быел референдум акчалары авыл җирлекләрендәге территорияләрне төзекләндерү һәм чистартуга юнәлдереләчәк. Шулай ук анда күрсәтелгән башка эшләргә дә тотылачак. Референдумның иң беренче авырлыгын үз җилкәсендә татыган җирлек башлыгы Рәхинә Шакирова белән сөйләшәбез.
- Референдум нигезендә җирлектә бик күп эшләр эшләнде. Иң беренче чиратта авыл юллары каралды. Аннары зиратлар һәм дә янгын куркынычсызлыгы буенча эшләр эшләнде. Инде бу юлы авыл җирлегендәге көнкүреш, эчке халәтен яхшырту максатыннан эшләр эшләү (балаларга, яшьләргә) күздә тотыла, - диде.
Яңа Шашы авыл җирлеге башыгы Марат Сабирҗанов:
- Иң беренчеләрдән булып, референдумны үзебезнең җирлектә үткәрдек. Үзара салым акчасына иң элек авыл юлларын карауга игътибар бирдек. Шулай ук зиратларны төзекләндердек. Кайсы сетка, кайсы тимер белән әйләндереп алынды. Кабат үтәсе референдумга су башняларын карауны керттек. Чөнки су башнялары бик кыйммәтле әйбер, авыл халкының гына моңа акчасы җитми. Ике-өч авылга ут кую кебек эшләрне дә башкару күздә тотыла.
Реваль Гатауллин, Күәм авыл җирлеге башлыгы:
- Референдумның файдасы бик зур булды. Шул үзара салым акчасына авылларга пожарный гидрантлар куйдык. Авыл юллары каралды. Күәм авылы 100 процент юллы булды. Алга таба зиратларны караячакбыз. Әйшияз авылы зираты төзекләндерелде инде. Безнең бит башка авыл җирлекләрендәге кебек түгел. Безнең җирлектә барысы 10 зират бар.
Саймә Камалова, Иске Мәңгәр авылы:
- Узган ел референдум акчасын җыйдылар. Акчасын бирдек. Аллага шөкер, быел урамыбызга асфальт юл да салынды. Рәхәтләнеп асфальт юллардан йөрибез. Тагын бер шатлыгым бар, Аллага шөкер, клубыбыз кабаттан эшли башлады, - дип шатлыгы белән дә уртаклашты.
Әнәс Хәкимов, Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы:
- Референдум акчасына күп эшләр башкарылды. Чишмәләрне төзекләндердек. Барлык авылдагы зират коймалары яңартылды. Комыргуҗа авылындагы ике урамга таш җәелде. Урам утлары таләпләргә туры китерелеп эшләнде. Алга таба да авыл эчен төзекләдерү, чистарту, матурлау дәвам итәчәк.
Дания Гарипова, Мәрҗән авылы:
- Беренче елларны референдумны халык авыррак кабул итте. Хәзер инде аның файдасын аңладык. Чишмәбез каралды, бик матур булды. Искитәрлек. Зиратыбыз төзекләндерелде. Урамнарга утлар куелды. Авыл халкы өчен бик зур шатлык булды - атна саен чүп җыялар. Мәчет урамына таш түшәлде. Референдумны начар әйбер дип санамыйм, - дип үзенең фикерләре белән уртаклашты.
Районыбыз үзәге Олы Әтнә авылында да урам юллары караулы хәзер. Зилин, Рабочий, Дулкын, Бәдри Җиһаншин урамнарына үзара салым акчасына таш түшәлде. Бәдри Җиһаншин урамындагы һәм Кече Әтнә авылы уртасындагы күперләр төзекләндерелде. Шулай ук Яңа Әтнә, Кече Әтнә, Шәкәнәч, Яңа Җөлби авылларының кайбер урамнарына үзара салым акчасына таш салынды. "Вак-вак кыска тыкрыклар гына калып килә, Алла бирса, алар да икенче елга каралып бетәчәк", - диде Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.
Хәер, Олы Әтнәнең хәзер һәр урамына үтеп кереп була. Әле кайчан гына бик куркыныч булып күренгән, Интернациональ урамыннан да рәхәтләнеп йөреп була. Инде шул чисталыкны, матурлыкны саклый алсак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев