Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Авылның беренче тракторчысы

Бу хәл колхозлашу елларында элекке Кызыл Юл районының Ключи-Сап авылында булды. Мин ул чакта кечкенә малай идем әле. Җәйге матур көннәрнең берсендә авыл халкы, зур бер бәйрәмгә әзерләнгән кебек, иртәдән үк ыгы-зыгы килә башлады. Мин дә, кызыксынып, нәрсәгә булыр икән бу галәмәт дип йөргәндә, бер бабай әйтә: - Бүген Рабига...

Бу хәл колхозлашу елларында элекке Кызыл Юл районының Ключи-Сап авылында булды. Мин ул чакта кечкенә малай идем әле.

Җәйге матур көннәрнең берсендә авыл халкы, зур бер бәйрәмгә әзерләнгән кебек, иртәдән үк ыгы-зыгы килә башлады. Мин дә, кызыксынып, нәрсәгә булыр икән бу галәмәт дип йөргәндә, бер бабай әйтә:
- Бүген Рабига апаң районнан трактор алып кайта бит! - диде.
Шуннан соң безнең, малайларның, түземсезлеге тагын да артты. Авылга "Атсыз арба" кайтып җиткәнне көтәбез.
Кичкә таба трактор дигәннең тавышы ишетелә башлады. Җыелган халык авыл башына ук ашыкты. Әнә трактор дигән гаҗәеп машина, тузан туздырып, авылга килеп керде. Тракторны йөртүче, кызыл яулыгын артка бәйләгән хатын-кыз, Рәбига апа Габитова иде. Һәркем аның кыюлыгына сок­ланды. Безнең өчен ул чагында аңардан да батыррак кеше юк иде. Бу көнне кичкә кадәр трактор яныннан китмәдек. Башка көннәрдә дә тракторның ничек эшләвенә сокланып караучылар күп булды.
Рәбига апа озак еллар тракторчы булып эшләде. Олыгайгач кына, аңа механизаторлык эшен калдырырга туры килде. Әмма аның авылга беренче трактор алып кайтуы безнең күңелләрдә якты хатирә булып саклана.

"Коммунизмга" Арча район газетасы № 29 (4441). 6 март, 1971 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев