Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авырып китсәгез, "Ашыгыч ярдәм" бар

Яңа ел каникулларында бар оешма ял иткәнен беләбез. Ә авырып киткән очракта нишләргә, "больница ничек эшли икән?", дип баш ватучыларга бу хәбәр. - Иң элек район халкын Яңа ел белән котлыйм, сәламәт булыйк. Бүген, 2 гыйнвар - ял көне. Тик бу халыкка медицина ярдәме күрсәтелми дигән сүз түгел. Ашыгыч ярдәм...

Яңа ел каникулларында бар оешма ял иткәнен беләбез. Ә авырып киткән очракта нишләргә, "больница ничек эшли икән?", дип баш ватучыларга бу хәбәр.

- Иң элек район халкын Яңа ел белән котлыйм, сәламәт булыйк. Бүген, 2 гыйнвар - ял көне. Тик бу халыкка медицина ярдәме күрсәтелми дигән сүз түгел. Ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге эшли. Анда дежур табиб кизү тора, фельдшер ярдәм күрсәтә. Кирәк табылса, дежур бригада җыела. 3 гыйнвардан табиблардан (терапевт, хирург, педиатр...), белгеч-лаборантлардан торган бригада эшли башлый, алар көн саен, яллар беткәнче халыкка 4әр сәгать медицина ярдәме күрсәтәчәк. Ә көннең калган өлешендә Ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә мәрәҗәгать итә аласыз...- дип аңлатты район үзәк больницасының баш табибы Азат Харис улы Гарипов.

Авырмагыз, көн саен диярлек һава торышы үзгәреп тора, үзегезгә табиб билгеләгән даруларны вакытында эчәргә тырышыгыз. Урамга чыкканда борын эченә оксалин мае сөртергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев