Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Балаларның елаган тавышлары әле дә колагыма ишетелеп тора..."

.....Янгын кино заллары һәм аттракционнар, балалар өчен уен заллары урнашкан югары катта башланган. Янгын сәбәбе электр җиһазлары төзек булмаудан дигән фараз да бар, шулай ук ике яшүсмер батутлар булган залда поролонга ут төрткән дип тә әйтәләр. Бинада янгынга каршы система эшләмәгән, шул сәбәпле, заллардан киносеанста утырган балаларны чыгармаганнар да. Ишекләр...

.....Янгын кино заллары һәм аттракционнар, балалар өчен уен заллары урнашкан югары катта башланган. Янгын сәбәбе электр җиһазлары төзек булмаудан дигән фараз да бар, шулай ук ике яшүсмер батутлар булган залда поролонга ут төрткән дип тә әйтәләр. Бинада янгынга каршы система эшләмәгән, шул сәбәпле, заллардан киносеанста утырган балаларны чыгармаганнар да. Ишекләр бикләнеп калган дигән мәгълүмат та бар.


Ял көне булганга, сәүдә залына килүчеләр бик күп булган. Балаларын кинозалда калдырып, үзләре кибетләрдә йөргән әти-әниләр дә булган. Аларга балалары телефоннан шалтыратып, ярдәм сораган, әмма аларны коткара алмаганар. Кайбер кешеләр тәрәзәләрдән чыгып аска сикергән, түбәгә менеп котылмакчы булган.

"Ул яз аен яратмый иде..."

"Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу комплексында Казаннан 11 яшьлек кыз М. һәлак булган дип яздылар. Мәктәп укучысы 5 яшьлек сеңлесе белән ял иткән. Кызның сыйныфташы үзләренчә, янгын вакытында кызлар икесе дә һәлак булган.

"ВКонтакте" социаль челтәрендә М. үзенең яшәү урыны буларак Казан шәһәрен теркәгән. Ләкин ул Кемерово өлкәсендә торган һәм укыган. Сыйныфташлары бу мәгълүматны болай гына язып куйган, моңа артык әһәмият бирергә кирәкми дип әйтә.

М. театр студиясендә шөгыльләнгән. Мәктәптә яхшы укыган. Үләр алдыннан социаль челтәрдәге аккаунтына "Это конец" дип язып куйган.

- М. бик талантлы һәм иҗади кыз иде. Шигырьләр, хикәяләр иҗат итте. Ул гел елмаеп, шат күңел белән йөрде. Тик яз аен яратмый иде. Бу хакта Интернеттагы битенә дә язган, - диде класстташы.

"Фаҗиганы үз күзләрем белән күрдем"

Кемеровода яшәүче татар егете, милли хәрәкәт активисты Мансур Саттаров:

- Кемеровода үле тынлык, бөтен дөнья бушап калган кебек. Шәһәр халкы бу хәлләргә әле дә ышана алмый. Иң аянычлысы: күпме кешенең гомере өзелде. Һәлак булучыларны искә алырга килгән халыкның исәбе-хисабы юк. Барысы да "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу комплексы янындагы утыргычларга чәчәкләр, уенчыклар куя...


Тулысынча укыр өчен:

http://intertat.tatar/society/balalarny-elagan-tavyshy-le-d-kolagyma-ishetelep-tora-kemerovodagy-fa-iga-sha-itlary/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев