Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белми калмагыз, "Игенчеләр сарае" каршында үтәчәк бәйрәмдә лотереяга бозау уйнатыла

Яңа елга багышланган бәйрәм программалары Казанда 3, 5 һәм 7 гыйнварда үтәчәк. 3, 5 һәм 7 гыйнварда Казандагы "Игенчеләр сарае" каршында Яңа елга багышланган бәйрәм чаралары узачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен концерт программасы, төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылачак. Мәсәлән,...

Яңа елга багышланган бәйрәм программалары Казанда 3, 5 һәм 7 гыйнварда үтәчәк.

3, 5 һәм 7 гыйнварда Казандагы "Игенчеләр сарае" каршында Яңа елга багышланган бәйрәм чаралары узачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен концерт программасы, төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылачак. Мәсәлән, 3 гыйнварда кар машиналары һәм квадрацикллар күргәзмәсе, ә 5 гыйнварда җәнлекләр күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Шулай ук атта йөрү мөмкинлеге тудырылачак һәм лотерея уйнатылачак. Төп бүләк - бозау.

Бәйрәм программалары 11.00 сәгатьтә башлана.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/01/155376/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев