Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Беренче класслы шофер килә”

Ни эшләтергә бу хәтерне? Нәрсәдер кирәк булып өйдән гаражга чыгам. Шул арада кирәк әйбер онытыла, байтак вакыт искә төшерә алмаенча басып торам. Ай башында Казандагы югары оешмага бер хисап кәгазе эшләп җибәрәсе булган, хәтердән чыккан. Казаннан, телефон аша, хисап сорагач искә төште, бик тә уңайсыз булып китте.Бармакка җеп чорнап йөрмичә...

1968 елның август ае ахыры. Казанга укырга киткәнче колхозда эшләп йөрим.Кичкырын, өйгә кайтып барышлый, урамда яныма машина килеп туктады.Рульдә Таз Ильдүсе. Аңа кайчан, ничек Таз кушаматы тагылгандыр, анысын әйтә алмыйм, ләкин бу нәселдән килгән кушамат түгел. Авылда Ильдүсләр бишәү- алтау, һәрберсенең үз кушаматы. Шунсыз аларны аерып булмый. Ильдүс абый машинасыннан төшмичә генә: " Энем, әйдә, урман кисүчеләрне алган ашлыклары белән Алмалыга илтеп кайтыйк әле!"- диде.Аның машинасында даими йөкче юк, күбрәк колхозның вак- төяк йомышы белән йөри: я механикны утыртып Арчага бара, я бухгалтер белән Әтнәгә банкка китә. Инде йөкче кирәк булганда, клуб янындамы, урамдамы беренче очраган кешене утыртып алып китә. Аңа каршы килеп тә булмый. Теле- телгә йокмый, барыбер күндерә.

Шулай итеп, аның машинасына утырып , амбарга менеп киттек. Анда, миңа таныш булмаган дүрт ир кеше ашлыкны капчыкларына тутырып, машина көтәләр иде. Гәүдәгә әллә ни зур булмасалар да, бу агайлар җитмешәр килолы капчыкларны салам көлтәсе урынына йөрттеләр,Ильдүс абый каравыл өенә барып су эчеп килгәнче, алтмышлап капчыкны машинага төяп тә куйдылар. Миңа машина бортын ачып ябудан башка эш калмады.Кәкре тимер таяк белән (ручка) белән моторны әйләндереп кабыздым да, китеп бардык. Мескен ГАЗ- 51 машинасы дүрт тоннага якын йөкне таулардан чиный- чиный тартып менә. Инде тигез басу юлында, Ильдүс абый дүртенче тизлеккә куеп, тизлек рычагын агач таяк белән терәтеп куйгач, җилле генә - сәгатенә 60 - 70 километр белән элдерә.

Мәрхүм, урыны оҗмаһта булсын, Ильдүс абый һич кенә дә машина төзәтергә яратмады. Машинасының я тормозы начар тотар, я кабынмыйча газаплар,я кайсыдыр тизлектә тормас иде. Үзенең өендә машина җиһазлары тулып ята.Белмәгән кешесе, кермәгән тишеге юк.Складларда күп йөреп, күргән әйберне сорамыйча, сораган әйберен алмыйча калмый. Хәзер генә, акчаң булса елан мөгезен дә табарга була. Ул заманнарда машина - трактор җиһазларына бик кытлык иде. Тапкан, алып кайткан җиһазларны машинасына куярга Ильдүс абыйның я вакыты, я теләге юк. Берәр таныш- дус шоферы очрап, машинасының ватык булуы, җиһаз таба алмавыннан зарланса, Ильдүс абый ике дә уйламыйча ул җиһазны аңа биреп җибәрә. "Әйбер ничек җиңел кулга керсә, шулай җиңел китеп тә бара", - дип әйткәнен хәтерлим. "Дөнья малы - дуңгыз каны", - дип өстәп тә куяр иде.

Җай гына Алмалы белән ике араны киметәбез. Яңа Кырлайны узып урманга җиткәндә кояш баеды. Ильдүс абый: " Энем, юлны яхшылап карап бар, кайтканда рульдә син кайтасың!" - диде. Үземнең андый ерак араларда машина йөртмәгәнлегемне әйтеп тормадым, рульгә утыру бәхете кулдан ычкынудан курыктым. Беләк юанлыгы агачлардан корылган басу капкасын узып авылга килеп кердек. Авыл бер генә урамлы 10 - 15 йорттан тора. Ни өчен Алмалы дип исем кушканнардыр? Үзебез тукталган дүрт хуҗалыкның берсендә дә алмагачлар күрмәдем. Капчыкларны бушатырга кергән йорт саен өстәл әзер - тозлы иттән пешкән аш,өстәл уртасында кукыраеп " урыс малае" утыра, агач җамыякка тутырып гөмбә салып куйганнар. 17 яшемә җитеп бу ризыкны шунда авыз иттем. Ошамады: тозлы, кара төстә, әллә ниткән лайлалы, кашыктан шуп төшә. Чәнечкеләре булмагандыр инде,күрәсең. Кай җиремә сыйгандыр,йорт саен берәр тәлинкә аш ашадым. Соңгы кергән хуҗалыкта тавык ашы пешергәннәр. Хуҗа хатын: " Син яшь кеше, аша!"- дип тавыкның бер ботын миңа аерып бирде.

Кайтыр юлга кузгалганда инде караңгы төшеп беткән. Агайлар басу капкасын чыкканчы озата бардылар. Урманга җиткәндә Ильдус абый йокыга китте. Яңа Кырлайның ул вакыттагы чокырлы- чакырлы урамнарын узганда вак кына яңгыр сибәли башлады. Имәнлеккә җиткәндә яңгыр тамчылары эреләнде. Минем як ишекнең ачык тәрәзәсеннән тамчылар биткә бәрелә. Туктап бавын тарттырып күтәрсәм, кузгалып китә алмам кебек. Бәхтияр авылы турысындагы коры елгада сулы чокырларны искә төшереп килгән юлдан китмәдем. Яңа Тормыш авылы тәрәзәләрендә керосин лампасы уты шәйләнә, урамы тоташ чирәм. Бу авылга бер мәртәбә дә электр килмәгәнлеген соңыннан белдем.Имәнлек буйлап шактый бардым. Субаш - Аты авылына борылган юлны узып киткәнмен, күрәсең. Бераздан урман бетте. Юл урман полосасы буйлап бара. Ни булса - шул булыр дип машинаны уңга киткән юлга бордым.Урыны- урыны белән су җыелып торган басу юлыннан бүтән берни күренми. 3 - 4 чакрым тирәсе баргач," Я , Алла!" бер авыл шәйләнде. Алда күтәрелгән дамба Арча- Әтнә юлы булырга тиеш. Яхшы гына тизлек белән дамбага менеп уңга борылуым булды, зур гына гәүдәсе белән Ильдүс абый минем өскә ауды. Ничек дамба кырыена капланмадык, бер ходай гына белә. Әле дә исемә төшеп аркам тирли.

Таш җәелгән дамбага яңгыр әллә ни зур зыян салмаган. Машинаны гына дүртенче тизлеккә куеп булмый, терәгеч таяк Ильдус абый астында калган. Җайга гына үзебезнең Киңәр тавына менеп җиттем. Тауның тирән колеясыннан төшеп, инеш суына килеп керүем булды, машина сүнде. Бу кичү, Югары Сәрдә авылына ярты чакрым ераклыкта булып, " чыбык күпере" дип атала. Аяк киемен салып, чалбар балакларын сызганып, суга кереп теге кәкре тимер белән моторны әйләндереп карадым. Машина кабынмады. Газ педаленә басыпторучы юк. Ильдус абыйны уятып карадым. Колагын уганга ыңгырашып икенче якка борылып ятты. Утырдым - утырдым да, аякка киеп тормыйча гына өйгә кайтып киттем. Авылга җитәрәк яңгыр туктаган кебек булды. Иртән әни эшкә уятканда: " Төнге сәгать икегә кадәр кайда йөрдең?"- дип тиргәп алды. Кич клубка чыккач Ильдус абый мине күрүгә:" Егетләр,читкәрәк китегез, беренче класслы шофер килә ",- дип , уң кулын миңа сузып, сул кулы белән җилкәмнән кагып алды. Шуннан ничек итеп уянганлыгын сөйләп китте:" Ятам шулай, кырыкка бөкләнеп,аста да су тавышы, өстә дә су тавышы.Авыртмаган бер җир юк.Ул башны әйтмим дә инде, колакка хәтле чеметтереп авырта. Күзне ачарга куркам. Әллә теге дөньяда мин, әллә бу дөньяда. Болай ятып булмас дип күзне ачтым. Карасам, алда авыл күренә, артта тау. Я Алла, үзебезнең авыл икән. Сат Мансурларының лапасыннан шәйләдем", - дип үзенең кыйссасын тәмамлады. Машинаның бензины бетеп сүнүен әйтте.

Машина йөртүнең беренче чирканчыгын шул вакытта алдым.Бу язмам Ильдус абыйның рухына дога булып ирешсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев