Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Берсе – кояш, берсе – ай

Хөрмәтле газета укучылар! Чираттагы фотобәйгене игълан итәбез. Исеменнән үк аңлагансыздыр, фотобәйге игезәкләргә багышлана. Районыбыз әлләни зур булмаса да, игезәкләр күп бездә. Аларның бер-берсенә тамчы су кебек ошаганнары да, икесе ике төрле булганы да, кыз һәм малай туганы да бар. Шундый игезәкләрнең фотоларын редакциябезгә юллагыз. Алар хакында кыскача гына мәгълүмат та...

Хөрмәтле газета укучылар! Чираттагы фотобәйгене игълан итәбез. Исеменнән үк аңлагансыздыр, фотобәйге игезәкләргә багышлана. Районыбыз әлләни зур булмаса да, игезәкләр күп бездә. Аларның бер-берсенә тамчы су кебек ошаганнары да, икесе ике төрле булганы да, кыз һәм малай туганы да бар. Шундый игезәкләрнең фотоларын редакциябезгә юллагыз. Алар хакында кыскача гына мәгълүмат та язарга онытмагыз. Кызыклы хәлләргә тарысагыз, ул хакта да язарга мөмкин. Фотоларыгызны көтәбез. "Әтнә таңы" сайтында да әлеге фотолар белән танышып бара аласыз.
Шунысын да исегезгә төшерәбез, «Әтнәм минем - гүзәл ягым» мәкаләләр бәйгесе дә дәвам итә. Бәйге 1 декабрьгә кадәр, шуңа да язмаларыгызны юлларга онытмагыз.
Фотоларны, язмаларны «Әтнә таңы»ның электрон почтасына яисә «В контакте» социаль челтәре аша да җибәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев