Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетне терлекчелектә тапканнар

Узган саннарның берсендә, "Тукай"ның Шәкәнәч авылы фермасында сыер савучы Марат Хәйруллин турында язган идек.

Ул мәкаләнең асылы - авылда эш юк дип зарланып йөрүчеләргә җавап йөзеннән, ир-ат савымчыларның хезмәтен: эш шартларын, хезмәт хакын чагылдыру булды. Әлеге мәкаләне шуның дәвамы буларак кабул итегез.

"Күңгәр" хуҗалыгының бозаулату торагында Нияз Шәйхиев белән җәмәгате Гөлназ Шәйхиева инде бер ел чамасы эшлиләр. "Эш нәтиҗәләре сокланырлык. Гөлназ элек сыер савуда эшләде. Ә Нияз терлек тәрбияләде, хәзер бозаулату торагында да эшли, хәзерлек һәм каплату таналары да тәрбияли. Моннан тыш яңа туган бозауларны 7-10 көн тәрбияләп, яшь бозаулар төркеменә тапшыралар", - ди зоотехник Фирдүс Галиев.

Нияз да, фермада эшләүче терлекчеләр белән бергә симертү үгезләрен үлчәп, машинага төяү белән мәшгуль иде. "Болар Айрат Йосыпов тәрбияләгән үгезләр, ул да сыер сауды, терлек симертүгә күчүенә ярты ел чамасы гына", - диделәр. Айрат та 8 ел савымчы булып эшләгән, җәмәгате Гөлүзәр 1993 елдан бирле шушы хезмәтне башкара. "кайда гына булмадым мин: Казанда "Горький-2" метро төзелешендә катнаштым, Мәскәүдә, хәтта Петербургта күперләр төзедем", - ди. Менә шуннан чамалагыз инде - бәхетне авылда, терлекчелектә тапкан ул! Белгеч яшь чактан ук күмәк хуҗалыкта сыер савып, пенсиягә киткән тагын бер парны искә алды. Сәвия һәм Газиз Вәлиевләрнең лаеклы ялга китүләренә әле бер генә ел икән. "Бик тырышып эшләделәр. Хөкүмәт тә аларга юллама бирде, чит илгә барып кайттылар", - диде зоотехник. Кыскасы, "Күңгәр"дә булып, терлекчелектә, сыер савуда ир-егетләрнең дә бик уңышлы эшли алуына инанып кайттым.

- Сөт артканнан-арта, физик сөт күләме 10 тонна тирәсенә җитте. 12 савымчы сменалап эшли, - дип куанып, озатып калды зоотехник.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 19 декабрьгә бер сыердан, дүртенче - бу көнгә тулай савым, өченче, бишенче - узган елгыдан артык яки ким (килограммнарда)

Шахтер 30,00 +4,47 30003 +4466

Тукай 28,18 +5,40 28175 +5397

Күшәр 26,74 +2,78 21391 +2226

Таң 26,15 +3,11 26150 +3105

Ленин 26,01 +5,22 26006 +5223

Мәңгәр 26,00 +2,73 18203 +1909

Күңгәр 24,00 +4,54 9670 +1828

Дусым 21,61 +2,64 12209 +1492

Уңыш 15,63 +0,41 9378 +247

Саттаров Т. 14,00 +1,00 280 +20

Галимҗанов КФХ 13,75 +5,00 220 +80

Район буенча 25,58 +3,66 181685 +25993

Ашыт 13,20 - 5280 -

Кызыл Яр 10,25 - 4100 -

Кишет 8,49 - 4714 -

Барысы 10,40 - 14094 -

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев