Әтнәдә биш малай, ике кыз туган
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, октябрь аенда районда барлыгы 7 бала дөньяга килгән. Аларның бишесе - малай, икесе - кыз. Бер бала гаиләдә - беренче, биш бала - икенче, бер бала - өченче булып туган. Дүрт пар язылышкан, бер пар аерылышкан. 16 үлем очрагы теркәлгән, аларның тугызы - ир-ат, җидесе...
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, октябрь аенда районда барлыгы 7 бала дөньяга килгән. Аларның бишесе - малай, икесе - кыз. Бер бала гаиләдә - беренче, биш бала - икенче, бер бала - өченче булып туган. Дүрт пар язылышкан, бер пар аерылышкан. 16 үлем очрагы теркәлгән, аларның тугызы - ир-ат, җидесе - хатын-кыз. Ел башыннан ун ай эчендә барлыгы 55 бала туган. 18 бала гаиләдә - беренче, 21 бала - икенче, 14 бала - өченче, 2 бала - дүртенче. 53 пар язылышкан, 28 пар аерылышкан. Узган елның октябрендә исә 6 бала туган, 14 үлем очрагы теркәлгән булган. 5 пар язылышкан, 1 пар - аерылышкан. 2016 елның ун аена 74 бала туган. 48 пар язылышкан, 15 пар аерылышкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев