Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биш проценты – Әтнә өлеше

Сөт җитештерү өлкәсендә республикада тоткан урыныбыз элеккечә үк тотрыклы. Районның тугыз күмәк хуҗалыгы һәм ике КФХ көн саен уртача 187 тонна тулай савым җитештерә. Узган елгыдан 24204 килограммга күбрәк бу. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 6 июльгә алган мәгълү­матларга караганда, алдагы көнгә карата аз­рак кимү күзәтелә үзе. Берөзлексез коеп явучы...

Сөт җитештерү өлкәсендә республикада тоткан урыныбыз элеккечә үк тотрыклы.
Районның тугыз күмәк хуҗалыгы һәм ике КФХ көн саен уртача 187 тонна тулай савым җитештерә. Узган елгыдан 24204 килограммга күбрәк бу.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 6 июльгә алган мәгълү­матларга караганда, алдагы көнгә карата аз­рак кимү күзәтелә үзе. Берөзлексез коеп явучы яңгырлы һава торышы сөт җитештерүгә, бәхәссез, кире йогынты ясый. Шуңа карамастан, бер хуҗалык сөт җитештерүне кичәге дәрәҗәдә сак­лап калган, ә ике хуҗалык арттырган хәтта.
Бу көнне халыктан 18811 килограмм сөт җы­еп алынган. Шөкер, Та­тарстанның уртак сөт ка­занына шәхси хуҗалык­лар да шактый сөт агызалар.
Без канат астына алган Арчаның "Ашыт", "Кы­зыл Яр" һәм "Кишет" ху­җалыкларында да сөт җи­тештерү сизелерлек арт­ты. Күптән түгел безнең "Тукай"дан азык та­шучы "КамАЗ" шоферы Зөфәр абый белән бу хак­та сөйләштек. "Элек бер сыердан көненә 3-4 килограмм сөт савып ала идек. Хәзер ул 15 килограммга якын", ­- диде ул. Бу исә хезмәт хакында чагылыш таба. Әйтүләренчә, колхозчыларда якты киләчәккә өмет уянган.
Татарстан бу көнне 3858,8 тонна тулай савым алуга иреште. Бире­дә безнең Әтнә өлеше 5 про­центка якын. Узган ел­га карата иң күп сөт җитештерүчеләр исемлегендә дә районыбыз алдынгылар арасында.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 6 июльгә бер сыердан сауган, дүртенче - бу көнгә зачет исәбеннән саткан сөт, өченче, бишенче - алдагы елдан артык яки ким (килограммнарда)
Шахтер 31,10 +5,78 29818 +5086
Күшәр 30,55 +4,99 25129 +2567
Тукай 28,22 +4,19 27897 +4741
Таң 26,91 +2,12 28410 +2940
Мәңгәр 26,20 +4,35 18670 +2195
Күңгәр 25,11 +3,49 10258 +1749
Ленин 24,55 +2,33 25094 +2409
Дусым 22,76 -0,84 13248 -278
Уңыш 15,02 +1,26 8738 +810
Саттаров Т. 14,00 +1,00
Галимҗ.КФХ 13,75 +5,00
Районда 26,30 +3,27 187262 +22219

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев