Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бормалы урман сукмагы

Урманнарга чыксаң әгәр - Сукмагы җәелеп ята. Кемнәр генә үтмәгән, дип, Күңелдә уйлар арта. Шушы кара урман юлы Охшаш тормыш юлына. Өскә менәсең, тик соңрак Язмыш ала кулына. Сукмак бик еракка, эчкә Тарта адәм баласын. Язмышның ачы җиләген Белми учлап кабасың. Кешенең бит сынаулары, Бер кими дә, бер арта. Имән...

Урманнарга чыксаң әгәр -
Сукмагы җәелеп ята.
Кемнәр генә үтмәгән, дип,
Күңелд
ә уйлар арта.

Шушы кара урман юлы
Охшаш тормыш юлына.

Өскә менәсең, тик соңрак
Язмыш ала кулына.

Сукмак
бик еракка, эчкә
Тарта
адәм баласын.
Язмышның ачы җиләген
Белми учлап кабасы
ң.

Кеше
нең бит сынаулары,
Бер кими дә, бер арта.
Имән күтәрә алмаслык,
Йө
кне, мескенкәй, тарта.

«Бер сыналган, мең сыналмас»,
Дигән сүзләр хак микән?..

Авыр юлны узучылар
Барысын аңлыйлар икән!

Гомер уза,
җан тартыша,
Чәчләргә чаллар төшә...
Урман
караңгы булса да,
Татлы җимеше пешә!

Югалттым шул бик иртә

Кем уйлаган, миңа Раббым
Китерер дип,зур кайгы?
Матур яшәп яткан парым
Мине сагышка салды!

Гүр иясе булды, бәгьрем,
Чәчәкләр илтәм аңа.
Тик күңелем һаман елый,
Бик авыр, моңсу миңа.

Жәннәттә булсын урының,
Ходайдан шуны сорыйм.
Мә
ңгелек йортың арасын
Көненә, мин, биш урыйм.

«Бисмилла»мны укый-укый
Йортыңа чәчәк салам.
Тынычлап ят, бәг
ырькәем,
Сабырлык теләп калам.

Мин килермен синең я
нга
Ходам кушкан юл белән!
Күпме көтәргә кушылган
-
Гомерләрне кем белә?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев