Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Боз мәйданчыгында - Бәрәскә һәм Түбән Көек үзешчәннәре

Бәйрәм ялларында һәркөн кич концерт буласын беләбез инде,чөнки беренче тапкыр гына түгел. Бүген 19.00 сәгатьтә Бәрәскә авыл җирлеге һәвәскәрләре башлады концертны. Тын да алмый тыңладык, үзешчәннәр диеп тә булмый, артистлар(!) чыгышыннан ким түгел. Җәвит белән Зөлфия үпкәләмәс, Алсу белән Рашат Шәрәфиевлар аларны уздырды, кул чабып җырлаттык. Бергә дә, аерым да...

Бәйрәм ялларында һәркөн кич концерт буласын беләбез инде,чөнки беренче тапкыр гына түгел. Бүген 19.00 сәгатьтә Бәрәскә авыл җирлеге һәвәскәрләре башлады концертны. Тын да алмый тыңладык, үзешчәннәр диеп тә булмый, артистлар(!) чыгышыннан ким түгел. Җәвит белән Зөлфия үпкәләмәс, Алсу белән Рашат Шәрәфиевлар аларны уздырды, кул чабып җырлаттык. Бергә дә, аерым да җырладылар.

Альбина Заһидуллина, Айдар Мөхәммәтҗанов, Айсылу Корбанова, Гриша, Әнисә Әхмәтшинаны да яраттык. Урам концертлары оештырып тәмам остарып беткәннәр. "Яңа елга әзерләгән концертлары да бик күңелле иде, яраттык", - ди авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.

Бәрәскәләрне Түбән Көек авыл җирлеге үзешчәннәре дәвам итте. Шигырь, җыр, бию һәркемгә бәйрәм кәефе бирде. Килгәннәренә, әзерләнгәннәренә рәхмәт. Ял иттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев