Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәскәдә Әсхан Баянны искә алдылар

Күңелле кичә Мәктәптә кышкы лагерь көннәре сизелми дә үтә. Укытучыларыбыз төрле ярышлар, рәсем конкурслары, КВН нар үткәрәләр. Китапханәче Ахмадуллина Рафилә Рафаил кызы исә безгә Әхсән Баян иҗатына багышланган кичә әзерләгән. Язучыга быел 90 яшь тулган булыр иде. Без аның хикәяләрен укысак та, иҗаты турында бик аз белә идек. Әхсән Баян...

Күңелле кичә

Мәктәптә кышкы лагерь көннәре сизелми дә үтә. Укытучыларыбыз төрле ярышлар, рәсем конкурслары, КВН нар үткәрәләр. Китапханәче Ахмадуллина Рафилә Рафаил кызы исә безгә Әхсән Баян иҗатына багышланган кичә әзерләгән. Язучыга быел 90 яшь тулган булыр иде. Без аның хикәяләрен укысак та, иҗаты турында бик аз белә идек.

Әхсән Баян - шагыйрь дә, прозаик та, драматург та. Ул "Социалистик Татарстан" газетасында хәбәрче, "Казан утлары" журналында озак еллар баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Язучының иҗатында балалар өчен әсәрләргә дә зур урын бирелә. Аның "Рәхмәт өчен түгел", "Тургай", "Яхшылык кире кайта", "Кошлар рәхмәте" хикәяләрен 4 нче сыйныф укучылары Касимов Солтан, Шакирова Айзилә, Закиров Данис, 3 нче сыйныф укучысы Сәгъдиев Ильяс бик матур итеп сөйләделәр. Соңыннан бу хикәяләр буенча фикер алыштык. Яхшылык эшләсәң, үзеңә дә яхшылык булып кире кайтасын, кешеләргә, җәнлекләргә, кошларга шәфкатьле булырга кирәклеген аңладык. Китапханәчебез әле бу язучының "Тау ягы" повесте буенча фильм төшерелүен, "Зәңгәр кыңгыраулар" исемле спектакле барлыгын әйтте. Соңыннан без шушы спектакльгә язылган "Ышанмыйм" исемле җыр тыңлап уздык.

Һәр язучы - үзе бер дөнья. Ә аның иҗаты белән танышу - бу дөньяны аңларга тырышу ул. Язучының әсәрләрен укып, без күңелебезне баетабыз, яхшырак була барабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев