Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чишмәле Сапта Шамакайлар йөрде

" Безнең Чишмәле Сапта кыш. Кар күп. Бер танышымны Яңа ел белән котлаган идем, ул Мәскәүдә икән, "Кар юк, яңгыр ява", ди. Менә ул авылда яшәүнең файдасы. Авыл кешесен аңлап та бетерә алмаучылар бардыр, эше тавык чүпләп бетергесез, шулай да бәйрәм ясарга вакыт таба. Кичә Кыш бабай, Кар кызы һәм...

" Безнең Чишмәле Сапта кыш. Кар күп. Бер танышымны Яңа ел белән котлаган идем, ул Мәскәүдә икән, "Кар юк, яңгыр ява", ди. Менә ул авылда яшәүнең файдасы. Авыл кешесен аңлап та бетерә алмаучылар бардыр, эше тавык чүпләп бетергесез, шулай да бәйрәм ясарга вакыт таба. Кичә Кыш бабай, Кар кызы һәм төрле киемнән киенгән әкият геройлары, шамакайлар балаларны Яңа ел белән котлап йөрделәр. Кемдер карт әти-әнисен Яңа ел белән котлатты, кемдер баласын. Бик күңелле, истә калырлык бәйрәм булды бу авылга. Яңа елларны да матур итеп каршыладык..."- дип хәбәр итте Чишмәле Сапта яшәүче газета укучыбыз Надежда Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев