Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чүпне аерым җыйган өчен тарифны киметәчәкләр

Көнкүреш чүп-чарын чыгаруга дифференцияләнгән тарифлар 2019 ел башыннан кертелергә мөмкин.

Чүпне аерып җыя башлаган очракта, Россия халкы каты коммуналь калдыклар чыгарган өчен азрак түли башларга мөмкин. Бу хакта Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Чибиска сылтама белән “Известия”дә яза.

Йорттта яшәүчеләр барысы да кәгазь һәм пластикны  аеру турында карар кабул иткән очракта гына ташлама биреләчәк, дип аңлатыла бу хәбәрдә. Экспертлар бәяләвенчә, чыгарылган чүпкә карап, түләүләр 50 процентка кадәр кимергә мөмкин.

Көнкүреш чүбен чыгаруга дифференцияләнгән тарифлар 2019 ел башыннан кертелергә мөмкин.

Моның өчен закон базасы инде әзер. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 22 сентябрьдә шул хактагы карарны имзалады. Карар каты коммуналь калдыклар белән эшләү кагыйдәләрен тулыландыра. Әлеге документ җаваплы кешеләр өчен дифференцияләнгән тарифлар билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

  • Казанда чүпне аерып җыю буенча пилот проекты 1 августтан эшли башлады. Авиатөзелеш районында 109 урында 428 контейнер урнаштырылды.  1 августка кадәр алынган файдалы фракцияләр 7-8 процент булган булса, хәзер бу күрсәткеч район буенча 15 процентка җиткән.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/02/172685/

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев