Күпереп пешкән бисквитны кем яратмый икән. Аннан пирожныйлар, кекслар, торт һәм рулетлар да әзерләп була. Чәй янына менә дигән тәмнүшкә, кремсыз да бик тәмле Бисквит кондитер камыры - йомырка, шикәр комы һәм оннан әзерләнә. Бисквит пешерү серләре 1. Иң отышлы күләм: 6 йомырка, 1 ст. шикәр комы, 1 ст. он,...
Күпереп пешкән бисквитны кем яратмый икән. Аннан пирожныйлар, кекслар, торт һәм рулетлар да әзерләп була. Чәй янына менә дигән тәмнүшкә, кремсыз да бик тәмле Бисквит кондитер камыры - йомырка, шикәр комы һәм оннан әзерләнә.

Бисквит пешерү серләре
1. Иң отышлы күләм: 6 йомырка, 1 ст. шикәр комы, 1 ст. он, сода яки 0,5 ч.к. камыр йомшарткыч (разрыхлитель).
2. Күпертер алдыннан йомыркаларны 10-15 минут морозильникта суытып алыгыз.
3. Йомыркаларны тирән савытка салып миксер белән күбрәк өске яктан гына күпертәбез, савытның төбенә ара-тирә генә төшеп алабыз.
4. Йомырканың күләме 4-5 мәртәбә арткач кына шикәр комын аз-азлап өстәп тагын болгатабыз.
5. Миксерны сүндереп, кашык белән болгата-болгата аз-азлап он, сода яки разрыхлитель өстибез.
6. Формага пергамент кәгазе җәеп, камырны агызабыз һәм алдан 180-200 градуска кадәр җылытылган мичкә куеп 40-45 чамасы (мичегезгә карап) пешереп алабыз.
Бисквитны пешергән вакытта мичне ачарга ярамый. Әзер бисквитны табадан алмыйча суытырга кирәк.
Бисквит әзер. Инде үзегезнең фантазиягезне җигә аласыз. Уңышлар сезгә!

Нет комментариев