Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәү әтиемне яратам

Минем дәү әтием, Сәфәргалиев Рәдиф Рәшит улы, 1963нче елның 9 нчы октябренда Арча районы Олы Мәңгәр авылында гаиләдә беренче бала булып туа. Авыл мәктәбендә унынчы классны тәмамлагач, Үрнәктәге һөнәр училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, 1982нче елның язында армия сафларына алына. Берничә ай өйрәнүләр үткәннән соң, дәү әтиемне Әфганстанга җибәрәләр. Ул...

Минем дәү әтием, Сәфәргалиев Рәдиф Рәшит улы, 1963нче елның 9 нчы октябренда Арча районы Олы Мәңгәр авылында гаиләдә беренче бала булып туа. Авыл мәктәбендә унынчы классны тәмамлагач, Үрнәктәге һөнәр училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, 1982нче елның язында армия сафларына алына. Берничә ай өйрәнүләр үткәннән соң, дәү әтиемне Әфганстанга җибәрәләр. Ул берничә тапкыр сугышчан операцияләрдә катнаша.
Дәү әтием 1984нче елның көзендә армия сафларыннан туган якларына әйләнеп кайта һәм шофёр булып эшкә урнаша. Соңрак шәһәргә китеп, Казан оптика-механика заводында слесарь булып эшли. Эшләгән дәвердә техникумга укырга кереп, механик профессиясен үзләштерә һәм инженер-механик булып эшли башлый.
1985нче елда җәйнең матур көнендә дәү әнием белән танышып, матур гына тормыш корып җибәрәләр. Казанда торганда бер-бер артлы ике кызлары туа. Рәхәтләнеп авыл һавасын сулап иркендә үскән дәү әтием, шәһәрдәге квартирасын, эшен калдырып, 1992нче елның язында гаиләсе белән Югары Сәрдә авылына күчеп кайта. Монда кайткач, өченче кызлары дөньяга аваз сала. Шул көннән бирле хәзергәчә дәү әтием механизатор, соңыннан шофер булып эшли.
Гаиләбездә дәү әтием безнең өчен үрнәк. Бүгенге көндә аның биш оныгы бар.
Кадерле дәү әтием! Син булганга, өебез һәрчак ямьле, якты. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез! Тормышта оныкларың өчен сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге булып яшисең.
Яраткан дәү әтием! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телим! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта, тигезлектә үтсен! Безне гел сөендереп, озын-озак яшә!

Әтисе сүзләреннән чыгып Иркә менә шундый рәсем ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев