Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Данис Зарипов «Ак Барс»ка кайтты

Данис Зарипов белән Казан клубының сөйләшүләре атна буена дәвам иткән һәм уртак фикергә килүе бик җиңел генә булмаган. (Казань, 6 июль, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген һөҗүмче Данис Зарипов «Ак Барс» контрактын имзалады. Бүген «Ак Барс» директоры Шамил Хөснетдинов Зарипов белән Казан клубының уртак фикергә килүе бик җиңел генә булмаганлыгын әйтте....

Данис Зарипов белән Казан клубының сөйләшүләре атна буена дәвам иткән һәм уртак фикергә килүе бик җиңел генә булмаган.

(Казань, 6 июль, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген һөҗүмче Данис Зарипов «Ак Барс» контрактын имзалады. Бүген «Ак Барс» директоры Шамил Хөснетдинов Зарипов белән Казан клубының уртак фикергә килүе бик җиңел генә булмаганлыгын әйтте. Шулай да уртак тел табылган.

Зариповның «Ак Барс» белән контракты ике еллык дигән мәгълүмат бар.

Искәртеп узабыз, Чиләбе егете «Ак Барс»ка 2001 елда килеп, Казанда 2013 елның язына кадәр уйнады. Казан клубында уйнаганда Данис Россия хоккееның йолдызына әверелде. Морозов - Зиновьев - Зарипов өчлеге иң көчлеләрдән саналды. Данис Казанда дөнья чемпионы булып җитеште.
2013 елда Зарипов Магнитогорск «Металлург»ына күчкән иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев