Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Даруханәдә сатып алынган дарулар өчен акчаны ничек кире кайтарырга?

Сорагыз җавап бирәбез.

Аптекадан тамактагы авыртудан дарулар сатып алган идем. Кибеттән чыккач, җитдирәк дарулар алырга кирәклеген аңладым. Фармацевт тауар өчен акчаны кире кайтарудан яки аны икенчесенә алыштырудан баш тартты. Ул хаклымы? Мин үз акчаларымны кире кайтаруны таләп итә аламмы?

Юрист Әминә Пирякова тиешле сыйфаттагы дару кире кайтарылырга яки алмашырга тиеш түгеллеген аңлатты. Сезгә чек басып бирү белән, сатып алуны гамәлдән чыгарырга ярамый инде. Хәтта әгәр Сез шунда ук кире уйласагыз да.Сезнең башыгызны бутадылар, дип исбатлау маташу да урынсыз.. Шуңа да карамастан, кайбер очракларда даруларны алыштыру яки кире кайтару мөмкин.

Мәсәлән аптекарь сатып алучы сораган препарат сатылмаган очракта товарны алмаштырырга тиеш. Дару чарасының башка атамасы, дозировка яки формасы булса. Моннан тыш, рецептур булып торса да, табиб рецептыннан башка җибәрелгән препаратны кире кайтарырга була.

Шулай ук сатучы сыйфатсыз булган очракларда дару препаратларын яки медизделияләрне кабул итәргә тиеш.

Сатып алудан баш тартуның сәбәбе нәрсә булырга мөмкин?

1. Препаратның яраклылык вакыты чыккан.

2. Маркировканың җитешсезлеге ачыкланса (әйтик, товарның сериясе күрсәтелмәгән).

3. Препаратны куллану буенча инструкция юк (яки башка чарадан җитәкчелек кертелгән).

4. Препарат тасвирламасының фактик төскә, искә, формага, консистенциягә һәм башка күрсәткечләргә туры килмәве ачыкланса.

5. Төрелмәдәге даруның ярыклары, ватылган, сыйфатсызланган булса..

Сатучы сатып алуны кире кабул итүдән баш тартса, оешманың башка юридик адресын ачыкларга кирәк. Аннары акчаны кире кайтару яки товарны алыштыру үтенече белән рәсми дәгъваны җибәрергә. Шулай ук сез Роспотребнадзорга шикаять белән мөрәҗәгать итә аласыз. Сүз уңаеннан, әгәр эш судка барып җиткән икән, Кулланучылар хокукларын яклау турында дәгъва бирәсез икән, дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителәсез, тик дәгъваның бәясе 1 миллион сумнан артмаган очракта гына.

Чыганак: https://kazved.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев