Болай эшләмәсәң, аның нәтиҗәлелеге дә кими, зыяны да булырга мөмкин.
Препаратларны куллануның үз таләпләре бар. Тик аларны күпме вакыт алдан яки соңрак эчәргә кирәк икәне, нигездә, күрсәтелми.Әгәр дә: - Ач карынга диелгән булса, даруны иртәнге ашка 30-40 минут кала, ашаганчы эчәргә кирәк. - Ашар алдыннан булса, ашарга 30-40 минут кала эчәргә. - Ашаганда эчәргә диелсә, аны иртәнге, төшке яки кичке аш вакытында эчкәндә артык сорау тумый. Башка вакытта дару белән бергә бер стакан сөт яки сохарый белән чәй эчеп кую да җитә. - Ашаганнан соң. Мондый таләп, гадәттә, ашказанын ялкынсындыручы даруларга куела. Аны үтәргә кирәк. Әгәр аннотациясендә кайчан эчәргә кирәклеге күрсәтелмәгән икән, даруны ашаганнан соң 30 минуттан эчәргә тырышыгыз.
Чыганак:http:// https://vk.com/tamletamak
Фото:http:// https://pixabay.com
Тулырак:http://http://tuganaylar.ru/news/stati/daruny-belep-echerg-kirk
Нет комментариев