Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Думасы кышкы каникулларны кыскарту турындагы канун проектын карый

КПРФ фракциясе Дәүләт Думасына кышкы каникулларны кыскарту турындагы канун проектын керткән. (Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Дәүләт Думасы кышкы каникулларны кыскарту турындагы канун проектын карый. Аны КПРФ фракциясе керткән. Документта 31 декабрь, 1, 2 һәм 3 гыйнварны эш көннәре булмаган Яңа ел бәйрәм көннәре итеп билгеләп, 4, 5, 6 һәм 8...

КПРФ фракциясе Дәүләт Думасына кышкы каникулларны кыскарту турындагы канун проектын керткән.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ"). Дәүләт Думасы кышкы каникулларны кыскарту турындагы канун проектын карый. Аны КПРФ фракциясе керткән. Документта 31 декабрь, 1, 2 һәм 3 гыйнварны эш көннәре булмаган Яңа ел бәйрәм көннәре итеп билгеләп, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнварны каникуллардан алырга тәкъдим ителә, дип яза "Известия" РБК сайтынаа сылтама белән.

Шуның белән бергә, ял көннәре итеп, 18 март (Кырымның Россиягә кушылу көне) һәм 7 ноябрь (Октябрь революциясе көне) тәкъдим ителә. Шулай итеп, елда яллар ике көнгә азрак булырга мөмкин.

Канун проекты Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитетына җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елда эш көннәре булмаган көннәр белән туры килә торган 6 һәм 7 гыйнвар яллары 9 мартка һәм 2 майга күчерелде. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы шулай ук өч шимбәдән: 28 апрель, 9 июнь һәм 29 декабрьдән ял көннәрен дүшәмбе көннәренә - 30 апрельгә, 11 июньгә һәм 31 декабрьгә күчерергә тәкъдим итә.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев