Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Электрон хәбәргә языл

Узган атна барышында район юлларында барлыгы 51 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Алар арасыннан 10 йөртүче техник яктан төзексез машинада йөргән, 5 - куркынычсызлык каешын такмаган, 7 - страховкасыз, 5 - юл билгесе кагыйдәсен үтәмәгән, 13 - пычрак номерлар белән йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Ике җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч...

Узган атна барышында район юлларында барлыгы 51 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Алар арасыннан 10 йөртүче техник яктан төзексез машинада йөргән, 5 - куркынычсызлык каешын такмаган, 7 - страховкасыз, 5 - юл билгесе кагыйдәсен үтәмәгән, 13 - пычрак номерлар белән йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Ике җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган, тагын берсе тиеш булмаган җирдән юл аша чыккан. Утын кабызмыйча йөргән - ике, документларын өйдә онытып калдырган, каршы як полосага чыккан берәр йөртүчегә дә штрафлар түләргә туры киләчәк. 5 вак юл һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәметов җәяүлеләр өчен киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу кирәклегенә басым ясый. Штрафларны вакытында түләү һәм электрон рассылка турында да онытмасагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев