Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Электрон хезмәтләрдән файдаланыгыз!

Татарстан халкы дәүләт хезмәтләрен, түләүләрен интернет аша гына башкарырга ияләнеп китте. Яхшы әйбергә тиз ияләшәсен, дип белми әйтмиләр шул. Дәүләт хезмәтләре порталы аша торак-коммуналь хуҗалык түләүләрен генә түгел, штрафларны да түләп була. Шулай ук, интернет аша Россия Эчке эшләр министрлыгы карамагында булган төрле дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин. Билгеле булганча, кая...

Татарстан халкы дәүләт хезмәтләрен, түләүләрен интернет аша гына башкарырга ияләнеп китте.


Яхшы әйбергә тиз ияләшәсен, дип белми әйтмиләр шул. Дәүләт хезмәтләре порталы аша торак-коммуналь хуҗалык түләүләрен генә түгел, штрафларны да түләп була. Шулай ук, интернет аша Россия Эчке эшләр министрлыгы карамагында булган төрле дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин.


Билгеле булганча, кая да булса эшкә урнашыр алдыннан, җинаять җаваплылыгына тартылу-тартылмавың турында белешмә булу шарт. Моңарчы ул район полиция бүлегенә килеп гариза язганнан соң гына бирелә иде. Хәзер исә, мондый төр белешмәгә ихтыяҗ туа калса, район үзәгендә урнашкан күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә, яисә www.gosuslugi.ru порталы аша электрон вариантта гариза бирергә мөмкин.

Порталда теркәлү буенча мәгълүмат Әтнә муниципаль районы порталында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә район буенча бүлекчәсендәге төркемчәдә урнаштырылган. Гариза электрон юл белән бирелгәндә, кыска вакыт аралагында каралып, җавап тизрәк килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев