Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Елмаеп алыйк әле

Ике пеләш кеше кычкырышалар. - Ә син миннән дә пеләшрәк! - Ничек ул: синең дә, минем дә бер бөртек чәч юк! - Ә синең башың зуррак! *** - Беләсеңме, күршем эшкә урнашты бит. - Мин сиздем: акча өчен ул әллә нинди юләрлек башкарасын! *** - Тыңлагыз, сез миннән инде бишенче...

Ике пеләш кеше кычкырышалар.
- Ә син миннән дә пеләшрәк!
- Ничек ул: синең дә, минем дә бер бөртек чәч юк!
- Ә синең башың зуррак!
***
- Беләсеңме, күршем эшкә урнашты бит.
- Мин сиздем: акча өчен ул әллә нинди юләрлек башкарасын!
***
- Тыңлагыз, сез миннән инде бишенче тапкыр билетлар сатып аласыз, - ди кассачы бер ир-атка.
- Гафу итегез, әмма анда холлга керүгә, ниндидер бер саташкан миннән аларны ала да ерта.
***
Бер кафега этен ияртеп бер кеше керә дә, андагылар белән эте сөйләшә ала дип пари тота. Әмма эте тынын да чыгармый. Баягы кеше пари акчасын түли дә моңсуланып чыгып китә.
- Син беләсеңме, синең аркаңда мин күпме акча оттырдым, - ди. - Син нигә бер сүз дә дәшмәдең?
- И-их, юләр, син иртәгә күпме отуыбыз турында уйла.
***
- Сез Кипрга җыендыгызмы? Анда бит күләгәдә кырык градуслы эссе?!
- Ә мин күләгәгә кермәмен…
***
Бер түрә янына ачулы бер кеше килеп керә дә:
- Хайваннар саклау җәмгыяте мондамы? - дип кычкыра.
- Монда… Ә сезне кем дә булса рәнҗеттеме әллә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев