Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Эшлим дисәң, эш бар ул

Авыл хуҗалыгында эш юк, хезмәт хакы аз дип зарлануларны ишеткәнегез бардыр.

Районның агросәнәгать өлкәсендәге предприятие һәм оешмаларын барлап, бу фикернең дөрес булмавына инанасың. Әйдәгез, күзаллап карыйк әле.

Авыл хуҗалыгында иң беренче күз алдына килүче хезмәт фермадагы эшчәнлек белән бәйле. Әйтик, бүгенге көндә район күмәк хуҗалыкларында 4 ир-ат сыер сава. Күптән түгел генә аларның берсе - "Тукай" хуҗалыгының Шәкәнәч фермасында эшләүче Марат Хәйруллин белән әңгәмә кордык.

- Эш сорап район хакимиятендә эшләүче элекке авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге җитәкчесе Хәмит Галимҗановка мөрәҗәгать иттем. Ул хуҗалык җитәкчесе Илфат Хәкимов белән сөйләшкән. Миңа биредә савымчы хезмәтен тәкъдим иттеләр. Башта җайсыз кебек иде, хәзер ияләндем. Инде икенче ел эшлим. Төрле вакыты булса да, гомумән алганда, савымчы хезмәте ошый миңа, - ди ул.

Менә бу урында аның бу хезмәтне ни өчен ошатуын ассызыкларга кирәк. Әнә бит үзе: "Физик яктан авыр түгел.Сменалы эш, көнаралаш эшлим. Иң мөһиме - эш шартлары уңай, хезмәт хакы да яхшы, аена 40 мең сум чамасы чыга. Кыскасы, мин бик канәгать", - ди. Ә инде: " Хезмәттәшләрем бик әйбәтләр", - дигәч, алары белән дә аралаштык.

Авылдашы Рүзилә Фазлиева белән бергә эшлиләр.

- Булдыра Марат. Ярдәм итәрдәй, терәк булырдай хезмәттәшең булу бик мөһим ул, - ди 17 еллык савымчы стажына ия булган ханым.

Биредә берьюлы 24 сыер савыла. Савымчыдан төгәллек тә, тизлек тә бер-береңне аңлап эшләү дә сорала. Әйтүләренчә, бу яктан проблема юк. Алардан тыш икенче сменада Фәрдия Шәйхетдинова һәм Резеда Кадыйрова көч куя. Ферма мөдире Раушания Нәгыймуллина да Марат Хәйруллин турында югары фикердә:

- Коллективка тиз ияләнде. Савымчыдан хезмәттәшләр белән аралашучан булу да сорала, - ди.

Савым операторы Фоат Исхаков белән ветфельдшер Рәдис Хәсбиуллин да савымчы егетне мактап телгә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев