Безнекеләр – җиңүче
Мәгариф һәм фән министрлыгы «Идел буе халыклары» исемле Республикакүләм фольклор фестиваль игьлан итте. Халык җырлары, биюләре, милли йолалар, театр сәнгате, кул эшләре 63 урта һөнәри белем бирү уку йортларыннан тәкьдим ителде. Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары 4 номинациядә катнашты һәм зур уңышка иреште. Рима Ямалетдинова, Гөлфия Шәрипова...
Мәгариф һәм фән министрлыгы «Идел буе халыклары» исемле Республикакүләм фольклор фестиваль игьлан итте. Халык җырлары, биюләре, милли йолалар, театр сәнгате, кул эшләре 63 урта һөнәри белем бирү уку йортларыннан тәкьдим ителде. Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары 4 номинациядә катнашты һәм зур уңышка иреште. Рима Ямалетдинова, Гөлфия Шәрипова сәхнәләштергән «Импульс» бию төркеменең «Халыклар дуслыгы биюе» 3 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Гала-концертка иң яхшы 10 номер гына сайланган иде. Шулар арасында үзебезнең «Импульс» бию төркеме булу зур шатлык. «Халык җырлары» номинациясендә 1 курс студенты Фирдүс Кәбиров 2 дәрәҗә дипломга лаек булды. Җитәкчесе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шакиров Гәбделәхәт.
Башка фото һәм видеоязма atnya-rt.ru сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев