Фердинант абыйны америкалы котлаган
4 апрель көнне якташыбыз, газетабызның хәбәрчесе, гомере буе укучыларга белем биргән педагог, күп шигырь җыентыклары һәм күпләгән җырлар авторы Фердинант абый Гайсин туган көнен билгеләп үтте. Иң бәхетле кеше ул бүген бу җирдә - аңа язмыш татарның иң яраткан, бәхет китерә торган санын - 77 не бүләк итте. Аллага шөкер,...
4 апрель көнне якташыбыз, газетабызның хәбәрчесе, гомере буе укучыларга белем биргән педагог, күп шигырь җыентыклары һәм күпләгән җырлар авторы Фердинант абый Гайсин туган көнен билгеләп үтте. Иң бәхетле кеше ул бүген бу җирдә - аңа язмыш татарның иң яраткан, бәхет китерә торган санын - 77 не бүләк итте. Аллага шөкер, ул исән-сау, иҗат дөньясына чумган.
- Шулкадәр күп кеше туган көнем белән котлар, дип уйламаган идем. Гаҗәп булды бу ике җиде. Америкадан тиңентен шалтыратып котладылар. Дәшә алмыйча тордым, әле ышанып бетә алмыйм. Укучыларымның берсе- Искәндәр Нигъмәтҗанов Америкада яши икән, менә шул котлады. Укучыларым меңләгән, аларны хәтерләп тә бетереп булмый. Ә Искәндәр искә төште. Якташлар, авылдашлар да шалтыратып котлады. Бәрәзәдән Билаловлар гаиләсе дә сөендерде. Яшисе килеп китте. Америка котлавына гына күңел әле дә ышанып җитми...- ди Фердинант абый.
Туган авылымны сагындым, кайтам әле, ди. Насыйп булсын, Фердинант абый. Америкада да онытмаганны, авылдашлар, якташлар онытмый инде.
Сүрия Мингатина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев