Фикер алыштылар
Ветераннар советы җитәкчеләренең тәүге җыелышы булып узды. Бу чара Яңа Шашы, Кышлау, Ташчишмә, Көек, техникум һәм больница оешмаларының яңа сайланган ветераннар рәисләре белән танышудан башланды. Яңа җитәкчеләр килеп кушылгач, ветераннар советының составы нык үзгәрде, күбесе мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшләгән яки эшләүче, яртысыннан күбрәге югары белемле, хатын-кызлар оешманың терәге булып...
Ветераннар советы җитәкчеләренең тәүге җыелышы булып узды.
Бу чара Яңа Шашы, Кышлау, Ташчишмә, Көек, техникум һәм больница оешмаларының яңа сайланган ветераннар рәисләре белән танышудан башланды. Яңа җитәкчеләр килеп кушылгач, ветераннар советының составы нык үзгәрде, күбесе мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшләгән яки эшләүче, яртысыннан күбрәге югары белемле, хатын-кызлар оешманың терәге булып торалар.
Әлеге чарада узган елда эшләгән эшләргә анализ ясалды, киләчәккә планнар турында сөйләшенде.
Бөек Җиңүнең 72нче елы якынлаша, аңа әзерлек, Республика ветераннар советының бүгеннән үк Җиңүнең 75 еллыгын каршылау турындагы планнары җиткерелде. Сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләре тормышы белән һәрдаим кызыксынып торулары, кирәк вакытта булышулары төп бурыч итеп билгеләнде.
Бүгенге көндә актуаль булган яшьләргә рухи тәрбия бирү мәсьәләләренә зур игътибар сорала. Авыл җирлекләрендәге ветераннар оешмаларына мөмкинлекләреннән чыгып, мәктәпләр, авыл җирлекләре белән бергәләп, Комыргуҗа урта мәктәбендә уздырылган "Парлы яшәү - бөек сер ул" дип исемләнгән кичә кебек очрашулар оештырырга тәкъдим ителде. Бу башлангыч күпләр өчен үрнәк булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев