Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Әни, җаным, ни хәлең бар? - Фронттан хат...

"Әни, җаным, ни хәлең бар?" - диеп, Кочагыңа сыенып бетәр идем. Хуш ис килгән печән өсләрендә Изрәп кенә йоклап китәр идем. Бик сагынып алам хатларыңны, Өмет өзмә, әнкәй, кайтырмын! Без җиңәрбез, бездә хаклык көче, Халкым көче белән батыр мин! Өмет өзмә, зинһар, радиодан Җиңү җыры, беләм, яңгырар! Ә хәзергә... сагындыра...



"Әни, җаным, ни хәлең бар?" - диеп,
Кочагыңа сыенып бетәр идем.
Хуш ис килгән печән өсләрендә
Изрәп кенә йоклап китәр идем.

Бик сагынып алам хатларыңны,
Өмет өзмә, әнкәй, кайтырмын!
Без җиңәрбез, бездә хаклык көче,
Халкым көче белән батыр мин!

Өмет өзмә, зинһар, радиодан
Җиңү җыры, беләм, яңгырар!
Ә хәзергә... сагындыра хәтта
Җирне изгән көзге яңгырлар.

Искә төшә мәтрүшкәле чәең,
Мич коймагың төшә исемә.
Бакча башындагы шомыртларның
Исерәсем килә исенә.

Сизә күңелем, тиздән, бик тиздән
Җиңү яулап өйгә кайтырбыз.
Бар дошманнар көнләшерлек итеп,
Яңа, матур тормыш корырбыз!

Сау бул әнием, күршеләргә сәлам!
Җиләк, мәтрүшкәләр җыя тор.
Күп калмады... Алсу таңда тиздән
Сине Җиңү җыры уятыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев