Газетабызның 71 ел стажлы хәбәрчесе: Искитәрлек чара булды бу!
1946 елдан бирле газетабызга язучы өлкән хәбәрчебез Мөршидә Ваһапова 8 май көнне Комыргуҗада узган тыл ветераннарын хөрмәтләү тантанасы турында хәбәр итте.
"7 май көнне үк авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов мәктәп укучылары белән бергә гаять күп бүләк тутырылган пакет күтәреп керде. Аны килүчеләргә күрсәтермен дип, әрҗәгә җыеп куйдым. Зират җыештырырга кайткан күршеләрем кергәннәр иде, күреп исләре китте!
8 май көнне мәктәпкә бәйрәмгә бардым. Мәктәп алдында ук ике якка тезелгән укучылар колоннасы каршы алды. Спорт залында бәйрәм концерты узды, ул Назимә Вәлиеваның изге Коръәни-Кәримнән аять-сүрәләр укуы белән башланды. Концерт исә данлыклы Левитанның сугыш чорында яздырылган чыгышлары белән бәйләнеп барды. Аны тыңлаганда йөрәкләр әллә нишләде. Авыл җирлеге башлыгыннан тыш, ветераннар советы рәисе Гөлсинә Мөхәммәтҗанова, мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева бәйрәм белән котладылар. Ике яктан җитәкләп мәктәп ашханәсенә алып бардылар. Бәйрәм чарасы шунда дәвам итте. Табынны шулкадәр бизәгәннәр, өстәлдә ни генә юк иде - каян табып бетергәннәрдер! Хәтта аш тәлинкәсе куярга урын табып булмады. Монда да ашый-ашый концерт карадык. Соңыннан кабат Коръән сүрәләре яңгырады.
Мондый чараны оештыручыларның һәрберсенә - район хакимиятенә һәм аның башлыгы Габделәхәт Хәкимовка, "Шахтер" җитәкчесе Айназ Хәкимовка да олы рәхмәтемне белдерәм", - дип хәбәр итә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев