Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлүсә Батталова «Идел бит ул, киң бит ул» бәйгесе җиңүчесе

«Идел-Идель» журналы «Идел бит ул, киң бит ул» бәйгесе игълан иткән иде. Бүген бәйгегә йомгак ясалды. Барлыгы 38 эш кабул ителде һәм түбәндәге нәтиҗәләр чыгарылды: Поэзия 1 урын - Гөлүсә Батталова 2 урын - Роза Сабирова 3 урын - Гөлшат Яруллина, Инсаф Закиров Проза 1 урын - Альбина Гайнуллина 2...

«Идел-Идель» журналы «Идел бит ул, киң бит ул» бәйгесе игълан иткән иде. Бүген бәйгегә йомгак ясалды. Барлыгы 38 эш кабул ителде һәм түбәндәге нәтиҗәләр чыгарылды:

Поэзия

1 урын - Гөлүсә Батталова

2 урын - Роза Сабирова

3 урын - Гөлшат Яруллина, Инсаф Закиров

Проза

1 урын - Альбина Гайнуллина

2 урын - Елена Колесникова

3 урын - Гөлназ Мәхмүтова

Публицистика

1 урын - Зөлфия Мөхәммәтҗанова

2 урын - Алинә Гыйззәтуллина

3 урын - Артем Захаров

Кызыксындыру бүләге

Айзилә Хәмзина

Зөлфия Галимуллина

Катнашучы дипломына лаек булучылар (диплом участника)

Роза Хәйретдинова

Зухра Богапова

Фәридә Айткулова

Зөлфия Нуртдинова

Эльвира Сөләйманова

Гөлнар Садретдинова

Флюра Сәмигуллина

Сөмбел Әхмәтҗанова

Рәфисә Әхмәтҗанова

Лилия Сабитова

Фәридә Хафизова

Резеда Сибгатова

Фәйрүзә Зарипова

Илүзә Гарипова

Ляйсан Вильданова

Айрат Хәмәтгалиев

Илүзә Әбүзәрова

Гөлназ Магданурова

Әнисә Хадиуллина

Альфинур Гаязова, Ландыш Миннуллина

Лиана Баязитова

Хәлимә Мөхетдинова

Гөлүсәнең бәйге өчен язылган "Мамонтлар" шигыре

Мамонтлар
Ә аларны үлеп беткән диләр...
Адым саен бүген "мамонтлар"...
Беркөн килеп, соң сәгате сукса,
Җитәр микән кәфен, табутлар?!

Мылтык төзик, әйдә, барчасына -
Качмасыннар Кызыл китапка!
Шайтан белсен гөнаһ-савапларын -
Ни язылыр безнең хисапка?!

Мамонтларга әверелер аккош,
Сандугачы, җәнлек-киеге.
Безгә нәрсә, җырлап яшибез лә
Тартылганда гармун күреге!..

...Колакларга ишетелде ят өн:
-Әй, мамонтлар, сезнең чиратмы?
Ни кылырбыз, бер көн Җир-анабыз
Хәтерләтсә олы зиратны?

Ерткыч куллар, гамьсез табаннардан
Ермачланса яшәү тәртибе -
Бусагага килеп тешен кайрар
Мамонтларның ачы тәкъдире.

Ә аларны үлеп беткән диләр...
Кырылганнар ләса бахырлар!..
Җан ялгарга җан җылысы көтә
Мамонтларны күргән тамырлар...

Чыганак http://idel-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев