Арчада бер хатын иминият акчасы өчен туганнарының өенә ут төрткән
(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). Арча районында 47 яшьлек хатын иминият акчасы өчен туганнарының өенә бензин сибеп ут төрткән. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Ул туганнарына әйтмичә генә йортны үз исеменә иминиятләштергән. Ут төрткән вакытта өйдә беркем дә яшәмәгән.
Янгын нәтиҗәсендә 130 мең сумлык зыян килгән.
Бу хатынны ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Нет комментариев