Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Әгъзәм Борһанов кызыксындыру бүләгенә лаек булды

Күәм авылыннан Әгъзәм абый Борһановка кызыксындыру бүләге тапшырылды. Газета укучыларыбыз һәркайсыгыз яхшы хәтерлидер. 2017 елның II яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте "Языл һәм телевизор от!" бәйгесенең чираттагысын игълан иткән иде. Бәйгегә республикабыз районнарыннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә газета укучылар актив катнаштылар. Традициягә тугры калып, бу юлы да төп бүләк...

Күәм авылыннан Әгъзәм абый Борһановка кызыксындыру бүләге тапшырылды.

Газета укучыларыбыз һәркайсыгыз яхшы хәтерлидер. 2017 елның II яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте "Языл һәм телевизор от!" бәйгесенең чираттагысын игълан иткән иде. Бәйгегә республикабыз районнарыннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә газета укучылар актив катнаштылар.

Традициягә тугры калып, бу юлы да төп бүләк телевизор иде. Моннан тыш, фотоаппарат, сарык йонын одеаллар һәм дә 43 төрдәге истәлек бүләкләре уйнатылып, һәркайсы үз газета укучысын тапты. Алар арасында райондашыбызның да булуы, куанычлы хәл. Бу юлы төп бүләк телевизор Башкортстан республикасыннан Илдус Фазлытдинеовка насыйп булды.

Әгъзәм абый Борһанов районыбыз халкына таныш шәхес. Бүгенге көндә дә тормыштан ямь табып яши ул. Балык тоту, шахмат уйнау аның яраткан шөгылҗләре дисәм ялгыш булмастыр мөгаен. Районда, республика күләмендә узган шахмат ярышларында да актив катнаша Әгъзәм абый. Аннан газета турында сорашам.

  • Газетагызны көтеп алам. Элек-электән яратып укыйм. Киләчәктә дә бергә калырга насыйп булсын, - дип изге теләкләрен җиткерде.

Амин, шулай булсын Әгъзәм абый.. Сезгә дә сау-сәламәт булып, газетабызны көтеп алырга язсын.

Шунысын да хәбәр итәсе килә, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте "Языл һәм телевизор от!" бәйгесенең чираттагысын игълан итә. Бәйгенең катнашучысы булырга ашыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев