Халык системадан канәгатьме?
Газетабыз сайтында шул исемдә сораштыру уздырдык. Бер айда бу сорауга 40 кеше җавап бирде. Респондентларның дүрттән өч өлеше - 75 проценты "Юк" дигән фикердә. Ягъни, зур күпчелек хәзерге белем бирү системасыннан канәгать түгел. Бөтен ил буенча алсак та, зур күпчелек бүгенге белем бирү системасына каршыдыр, мөгаен. Шулай да бу системага...
Газетабыз сайтында шул исемдә сораштыру уздырдык.
Бер айда бу сорауга 40 кеше җавап бирде. Респондентларның дүрттән өч өлеше - 75 проценты "Юк" дигән фикердә. Ягъни, зур күпчелек хәзерге белем бирү системасыннан канәгать түгел. Бөтен ил буенча алсак та, зур күпчелек бүгенге белем бирү системасына каршыдыр, мөгаен. Шулай да бу системага ябышып яталар, яңадан-яңа өстәмә фәннәр кертергә яталар әнә.
Сораштыруда катнашкан 40 кешенең берсе белем бирү системасыннан канәгать. Шәхсән үзем, ул кеше белем бирү системасыннан ерак торадыр дип уйлыйм. Бәлки ялгышамдыр...
Сораштыруда катнашучыларның фикер төрлелеге булу бик яхшы күренеш инде ул. Әнә бит 9 кеше, ә бу сораштыруда катнашучыларның 22,5 проценты - элекке совет системасына кайтырга кирәк дип саный. Әлбәттә, киң эрудиция алырга теләүчеләр өчен гаять яхшы система. Әмма бүгенге интернет һәм киң хәбәрдарлык чорында кирәкме икән ул?! Минемчә, баланы 9 сыйныфка кадәр барлык фәннәрдән дә укытып кыскача күзаллау булдыргач, югары сыйныфларда аерым юнәлешләр сайлатып укуны дәвам итәргә кирәк. Хәер, бу минем генә фикерем, кем ничек уйлый бит. Газетага языгыз әле, район халкының белем системасына бәйле фикер төрлелеген күзаллыйк, киңәшик бер.
Ничек кенә сәер тоелмасын, сораштыруда катнашкан бер генә респондент та белем бирү системасын "Башкача алдынгыга алыштырырга кирәк" димәгән. Фин, ягъни Скандинавия белем бирү системасын бик мактыйлар югыйсә. Әлеге система дөньяда беренче урында, диләр. Әмма аны беребез дә барып карамаган шул, нинди икәнен белмибез... Әллә белүчеләр бармы, языгыз фикерләрегезне.
Рәхәтләнеп илдәге белем бирү системасын чәйнәп алыйк...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев