Хәбәр ит һәм акча ал
Татарстан "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында кулланучылар өчен акчалата материаль бүләкләү кертелде. Бер мең сумнан алып өч мең сумга кадәр акчалата түләү республикада яшәүче һәркемгә бирелергә мөмкин. Моның өчен: Татарстан дәүләт хезмәте порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) теркәлергә; «Халык контроле" бүлегенә кереп, этил спирты, алкоголь һәм спиртлы маддәләргә ия булган эчемлекләр җитештерү һәм...
Татарстан "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында кулланучылар өчен акчалата материаль бүләкләү кертелде.
Бер мең сумнан алып өч мең сумга кадәр акчалата түләү республикада яшәүче һәркемгә бирелергә мөмкин.
Моның өчен: Татарстан дәүләт хезмәте порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) теркәлергә;
«Халык контроле" бүлегенә кереп, этил спирты, алкоголь һәм спиртлы маддәләргә ия булган эчемлекләр җитештерү һәм аның әйләнешендә закон бозулар факты раслануы турында хәбәр бирергә кирәк.
Хәбәрләрне түбәндәге категорияләр буенча юнәлтергә мөмкин:
- сату кагыйдәләрен бозу (22.00дән 10.00гә кадәр алкоголь сату, сатып-алу ноктасының балалар бакчалары, белем бирү, медицина оешмаларына якын территориядә урнашуы, алкоголь продукциясен лицензиясез, стационар булмаган сату обьектында сату, контрафакт булган алкоголь продукциясен сату, "ике төрле файдалануга ия" составында спирт булган сыеклыклар сату");
- җәмәгать туклануы (оешманың алкоголь продукциясен берәмтекләп сатуга лицензиясе булмавы, алкоголь продукциясе сатучы җәмәгать туклануы оешмасының балалар бакчалары, белем бирү, медицина организацияләренә якын территориядә урнашуы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев