Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә хәбәрчеләре гел сөендерә

Үзеңнең, эшләгән эшеңнең кирәклеген тоюдан рәхәтлек алганыгыз бармы? Ә без моның ни икәнен беләбез, рәхмәт газета укучыларыбызга, хәбәрчеләребезгә. Сүрия МИНГАТИНА Безнең кирәклекне әйтеп, гел күңелебезне үсендереп торалар. Һәр шатлыгыбызны уртаклашалар, үзләренең фикер-теләкләрен язып җибәрәләр. Безнең бәйрәм җитсә дә, үзләренекен билгеләп үтсәләр дә, күтәренеп редакциягә килеп керәләр. Табын корып гапләшеп, сөйләшеп,...

Үзеңнең, эшләгән эшеңнең кирәклеген тоюдан рәхәтлек алганыгыз бармы? Ә без моның ни икәнен беләбез, рәхмәт газета укучыларыбызга, хәбәрчеләребезгә.
Сүрия МИНГАТИНА
Безнең кирәклекне әйтеп, гел күңелебезне үсендереп торалар. Һәр шатлыгыбызны уртаклашалар, үзләренең фикер-теләкләрен язып җибәрәләр. Безнең бәйрәм җитсә дә, үзләренекен билгеләп үтсәләр дә, күтәренеп редакциягә килеп керәләр. Табын корып гапләшеп, сөйләшеп, киңәшләшеп алабыз. Бу - зур шатлык һәм зур байлык. Ара-тирә уңайсыз да булып китә, аңлатып та карыйбыз, ә алар моңа гади генә итеп, "Сезне күрәсебез килде..." - дип шатландыралар. Шул рәвешле, Илсия апа Сабированың юбилеен билгеләдек. Ә аңа кадәр Мөршидә апа Ваһапованы зурлаган идек. Эзне суытмый Арчадагы дусларыбыз "Ашыт" сакланышы инспекторлары Рәшит Әхмәтҗанов белән Рамил Сабиров, Әтнәдә эшләп Арчага киткән ДАИ инспекторы Фәнил Муллагалиев хәлебезне белде. Үзебез дә аларны сөендерергә тырышабыз, кулдан килгән кадәр күтәрәсебез килә.
Безне укыйлар, газетаны гына түгел, газетабызның социаль челтәрдәге сайтын да карап баралар. Анысын республика халкы да укый. Габдуллаҗан абыйның 80 сыерчык оясы ясаганын язган идем. Икенче көнне үк Татар-Информ журналистлары элемтәгә чыкты, "Видео төшерсәк", - диләр; өченче көнендә "Болгар" радиосы җурналистлары барлап алды. Кызыксыналар "Сездә икән бөтен олы йөрәкле кешеләр..." - дип сокланалар. Алардан соң Габдуллаҗан абый үзе кабат элемтәгә чыгып, "Күтәреп бетердегез, "Ирек мәйданы" да кушылды әле аларга", дип, шатлыгын уртаклашты. Менә шулай Һәр язмабызга карата фикер белдерү бар.
Беркөн, үзебезнең Хәмитебез килеп керде дә, "Мин сезгә бүләк алып килдем", дип, бер төргәк сузды. Ачсак, исебез китте. Каенсар авылында яшәүче өлкән, күптәнге хәбәрчебез Сөембикә апа Мәгъсүмова хат белән бергә ыргак белән бәйләнгән урындыкка куя торган көрпә (без шулай атыйбыз, бәлки башка исеме дә бардыр) җибәргән. Аларның матурлыклары, нәфис эшләнеше, хатын укыганчы әллә ничә тапкыр әйләндереп карап сокландык. Газетабызның туган көне якынлашканын да Сөембикә апа, син җибәргән бүләкләрне карап, язган шигырьләреңне укып белдек. Рәхмәт яусын олылавыңа, зурлавыңа, якын итүеңә. "Әтнә таңы"м, сез кирәк, дип язгансың. Бик рәхәт булып китте. Сөембикә апа, син дә, газета укучыларыбыз, сез дә безгә бик кирәк, һәр укучыбыз, һәр райондашыбыз бик кадерле. Газетага язылу кампаниясе барышында ярдәм иткәнегез, газетабызга язылганыгыз, укыганыгыз өчен рәхмәт. Бер-беребезне шулай куандырып, газетабызның тиражын киметми яшик.
"Әтнә таңы"м, сез кирәк!
Юлларга чыккан чагында,
Күңелдә булсын якты теләк.
Район хәлләрен, дөрес, туры юлны белергә,
"Әтнә таңы"м, сез кирәк.
Юлда төрле хәлләр булырга мөмкин,
Югалып калмаска кирәк.
Тирә-юньдә нинди яңалыклар бар,
Аны белер өчен безгә,
"Әтнә таңы"м, һәрчак сез кирәк.
Боекмас өчен күңелләр,
Кимсенмәс өчен йөрәк
Сез кирәк, "Әтнә таңы"м,
Безгә һәрчак сез кирәк.
Кибетләрдә төрле гөлләр, чәчәкләр күп,
Алучылар килсен, әйдә сайласын.
Газетабыз "Әтнә таңы"на берүк язылыйк,
Соңга калмыйк, үкенерлек булмасын.
Сөембикә МӘГЬСҮМҖАНОВА, Каенсар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев