Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хикмәт акчада түгел!

Хөрмәтле газета укучылар! Сезгә тагын бер кат мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез. "Ит яхшылык, көт яманлык", ди халык. Шулайрак килеп чыкты.

Алдагы саныбызда "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте почтальон­нар арасында бәйге игълан иткәнне язган идек. Өч урын инде ул, дөрес саллы гына акча­лар күрсәтелгән. Газетаны яратып укучылар, аның киләчәге өчен борчылучылар буларак, сез дә шатланырсыз дип уйлаган идек. Чөнки, үзегез почтальоннарның авыр хезмәте турында кайгыртып сөйлисез. "Эшләре бик авыр", - дисез. Кайсыгыз белән генә сөйләшсәк тә, шул сүзләрне ишетәбез. "Сез бәйге турында язганнан бирле, газетага яздыра алмыйбыз", дип зар елый почтальон­нар. "Акча алыр өчен тырышасызмы, дип каршы алалар", - диләр. Иманым камил, барыгыз да түгелдер. Тик әйтүчеләр сезнең арада, хөрмәтле райондашлар.

Ачыклык кертәсе килә. Республика буенча күпме газета чыга һәм аларның тиражы безнең "Әтнә таңы" кадәр генә түгел. Күпме генә тырышсалар да, безнең почтальоннарга эләкмәс ул. Бик бирсеннәр иде әле ул акчаларны, "Кара безнең кызлар бит бу!", дип бергәләп сөенер идек.

Ә район газетасы - без! Әлегә кадәр бергә яшәдек, авырлыклардан бергә чыктык. Алда ни көтәсен дә бер Алла гына белә. Шулай булгач, аерылмыйк! Күпсенмик! Почтальоннарның да андый сүзләр әйтеп үзәкләренә үтмәгез. Алар безнең һәм сезнең өчен тырыша. Алар эшләмәсә, безнең газета чыгарудан ни мәгънә? Ә "Әтнә таңы" булмаса, хәлегез яхшыга үзгәрерме? Булды андый вакытлар. Искә төшерик, район оешты. Газетасы юк иде. "Безгә үз газетабыз кирәк", - дип, сез күтәрелеп чыкты­гыз. Җиңел булмады. Газетабыз бар! Аллага шөкер, әлегә кадәр бер-беребезне аңлый алдык. Җитәкчеләр күтәреп ала белә. Һәр үтенечебезне үтәргә тырышалар. Булганына шөкер итик!

Язылыгыз газетага! Сез безгә кирәк! Почтальоннарга түгел, алар үз эшләрен генә башкаралар. Начар эшләмиләр, Аллага шөкер. Шуңа сөенә белик! Үзегез әйткәнчә, хезмәтләре бер дә җиңел түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев