Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

«Хәлең ничек?» – диеп сорамагыз инде

Дусларга «Хәлең ничек?» - диеп Сорамагыз инде. Мин һич: "Начар", - Диеп әйтә алмам. Шулай итеп туа инде Чып-чын ялган. Көз Нәзек сабакларда тотам башак, Салмак болыт эзсез юл яра. Урман дәшми, көяз кызый сымак, Су эчендә яфрак чайкала. Пәрәвезгә манып бар җиһанны, Көз фасылы итә тантана. Бала Ике учыма...

Дусларга
«Хәлең ничек?» - диеп
Сорамагыз инде.
Мин һич: "Начар", -
Диеп әйтә алмам.
Шулай итеп туа инде
Чып-чын ялган.

Көз
Нәзек сабакларда тотам башак,
Салмак болыт эзсез юл яра.
Урман дәшми, көяз кызый сымак,
Су эчендә яфрак чайкала.
Пәрәвезгә манып бар җиһанны,
Көз фасылы итә тантана.

Бала
Ике учыма сыйгансың,
Печти борын, чепи күз.
Ходай кушкач, син тугансың,
Исем биргән - асыл сүз.
Тып-тып иткән ике тәпи
Йөгерек хезмәт итсен лә.
Ү-ә, ү-ә, телең тәти,
Сүзнең тәмен белсен лә.
Син үсәрсең, без чүгәрбез -
Тормыш шулай әйләнә.
Әткәң-әнкәң исән булсын -
Бар мәшәкать көйләнә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев