Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Хәләл" техник комитеты мөселманнар мәнфәгатен яклаячак

Җитештерүчеләрнең эшен җиңеләйтү юлы буенча барырга ярамый, ди Татарстан мөфтие.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Әле бүген дә "хәләл" дигән төшенчәне дөрес аңлаучылар аз. Күпләр моны бары тик продукциядә дуңгыз итен кулланмау дип кенә кабул итә, ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Бу хакта ул Россия ислам институтында узган "Хәләл" техник комитеты утырышында белдерде.

"Безнең өчен хәзер хәләл дип аталганны түгел, ә чынлыкта хәләл булганны билгеләү мөһим. Безнең алда хәзер җитештерүче мәнфәгатьләрен якларгамы, әллә кулланучыныкынмы дигән сорау килеп баса. Гамәлдә без хәзер күбрәк җитештерүчене яклыйбыз. Бу дөрес түгел. Без мөселман кешесен якларга тиешбез", - дип ассызыклады мөфти.

Заседание технического комитета производства Халяль

Камил Сәмигуллин сүзләренчә, продуктның исеме түгел, ә асылы мөһим. Җитештерүчеләр исә, еш кына үз эшенең кыенлыкларына зар белдерә, үз эшләрен җиңелләштерергә тырыша. Алар артыннан барырга ярамый, дип ассызыклый мөфти.

Белешмә өчен: "Хәләл продукция һәм хезмәтләре"н стандартлаштыру буенча проект техник комитеты 2017 елның октябрендә оешты.Техник комитет рәисе итеп Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләнде. Бүген техник комитетның беренче утырышы уза.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/06/153762/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев