Хәрәкәт чикләнәчәк...
....Татарстан юлларын саклау максатыннан, 15 апрельдән 14 майга кадәр республикада йөк машиналарына хәрәкәт итүне чикләячәкләр. "Язгы чорда транспорт чарасының бер күчәренә төшә торган иң зур авырлык алты тонна тәшкил итәчәк. Әлеге тәртип пассажирларны, азык-төлек, ягулык, дару препаратлары, ашлык фонды, ашлама, почта ташу белән шөгыльләнүчеләргә, йөк күтәрүчәнлеге 16 тоннадан артмаган "тимер...
....Татарстан юлларын саклау максатыннан, 15 апрельдән 14 майга кадәр республикада йөк машиналарына хәрәкәт итүне чикләячәкләр. "Язгы чорда транспорт чарасының бер күчәренә төшә торган иң зур авырлык алты тонна тәшкил итәчәк. Әлеге тәртип пассажирларны, азык-төлек, ягулык, дару препаратлары, ашлык фонды, ашлама, почта ташу белән шөгыльләнүчеләргә, йөк күтәрүчәнлеге 16 тоннадан артмаган "тимер ат"ларга һәм махсус техникага гына кагылмый", - диде "Юл хәрәкәте иминлеге" оешмасы җитәкчесенең беренче урынбасары Әнәс Адыев.
Йөкнең авырлыгын үлчәү пунктларында махсус рөхсәт кәгазьләре сатылмаячак, дип тә кисәтте ул. Гаризаны Хөкүмәт порталы яки электрон почта аша яки шәхсән мөрәҗәгать итеп тапшырырга була. Татарстан юллары буйлап рөхсәтсез хәрәкәт итүчеләргә исә 500 мең сумга кадәр штраф яный.
Транспорт чарасын мәсьәләгә ачыклык керткәнче тоткарлаячаклар. Моңа кадәр илнең Транспорт министрлыгы федераль юлларда язгы чорда йөк машиналары хәрәкәтенә чикләү кертелмәячәк, дип хәбәр итте. Моны юлларның торышы яхшы булу белән аңлаттылар. Аның каравы, Татарстанда юллар кыйммәтлерәк.
Татарстанның кайсы авыллары юллы булачак.
("Ватаным Татарстан", /№ 49, 06.04.2018/)
язманы тулысы белән уку өчен чыганак:
http://vatantat.ru/index.php?pg=669
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев