Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Хөрмәткә ия зат

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга...

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык… Андагы сабырлык-аналар сабырлыгына тиң. Минем үземнең яраткан укытучым турында язып китәсем килә.Ул безне башлангыч класска кабул итеп алган Зөлфия Илгиз кызы Хисматуллина. Аның безне беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Ипләп кенә кулымнан тотып, якты сыйныфка алып керүе. Ягымлы тавыш белән әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата һәм безнең әйбәт булуыбызны тели. Безнең уңышларга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә, булыша, аңлый. Башлангыч сыйныфны бетереп өлкән сыйныйлар арасына кереп китсәк тә Зөлфия апабыз безне ташламый. Авыр булганда анлашылмаучылыклар килеп чыкканда без ана барып сыенабыз. Ул безне төрле бәйгеләргә әзерли.. Ул безне бик күпкә өйрәтте. Яхшыны яманнан аерырга да, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга да, фикерләү сәләтен үстерергә дә. Уйлап карасаң , укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга, хөрмәт итә белергә һәм нәкъ безнең Зөлфия Илгиз кызы кебек булырга кирәктер мөгәен. Шушы көннәрдә укытучыбызның гомер бәйрәме якынлаша. Зөлфия апа һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә янып торсын җәйге учактай саулык, байлык, күп шатлыклар чиксез булсын язгы офыктай.

7 сыйныф укучылары исеменнән Миләүшә Хөсәенова Бәрәскә урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев