Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң популяр булу өчен югары белем кирәкме? Элвин Грей да югары музыкаль белем алырга җыена

Бүгенге көндә татар эстрадасының иң популяр җырчысы булган Элвин Грейның югары белеме булмаган. 28 яшьлек җырчы укырга керергә булган. Ул Уфадагы Башкорт дәүләт педагогика университетына документларын тапшырган. Радик музыка факультетында читтән торып белем алачак. Инде хәбәр иткәнебезчә, 3 июль көнне Уфада "Туган тел" каналы татар-башкорт эстрада җырчыларын җыйды. Радик Юльякшинның...

Бүгенге көндә татар эстрадасының иң популяр җырчысы булган Элвин Грейның югары белеме булмаган. 28 яшьлек җырчы укырга керергә булган. Ул Уфадагы Башкорт дәүләт педагогика университетына документларын тапшырган.

Радик музыка факультетында читтән торып белем алачак.

Инде хәбәр иткәнебезчә, 3 июль көнне Уфада "Туган тел" каналы татар-башкорт эстрада җырчыларын җыйды. Радик Юльякшинның дуслары җырчының документлар тапшырып йөрүен "сер итеп кенә" әйтте. Радик үзе дә чарага туры университеттан килүен "ялгыш кына" ычкындырды.

Соңрак ул "Ученье-свет" дип язган фотосын социаль челтәрләргә дә урнаштырган.

Күпләр җырчының бу адымын хуплаган, ә кемнәрдер "аңа нәрсәгә укырга инде?" дип, гаҗәпләнүен белдергән.


Эльвира ШАКИРОВА

Чыганак: http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев