“ИСЕМЕ ҮК УҢЫШЛЫ САЙЛАНГАН”
Олы Әтнә мәдәният һәм спорт үзәгендә сәләтле балаларны табын артына җыеп, бүләкләделәр.
Бездә шундый күркәм гадәт бар - сәләтле укучылар һәм аларның остазлары бәйрәмгә чакырылып, ел ахырында нәтиҗә ясала...
- Исеме үк уңышлы сайланган - сәләтле балалар җыены, - дип ачып җибәрде бәйрәм чарасын район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов.
Укучы балаларның уңышларына, күбрәк белергә һәм аны тормышта кулланырга тырышуларына соклану белдерде ул. Дөрестән дә, соклануга лаек уңышка ирешүчеләр күп иде биредә.
Мәгариф бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, бәйрәмдә 39 сәләтле укучы бала һәм аларның җитәкчеләре - 37 укытучы катнашты. Иң мөһиме - районның барлык мәктәпләреннән дә килгәннәр, шөкер, читтә калучылар булмады. Ә икенче яктан, сәләтле укучылар барлык мәктәпләрдә дә бар, аларны шул дәрәҗәгә җиткереп өйрәтүче тырыш, булдыклы укытучылар да җитәрлек.
Габделнур Гыйльметдин улы республикакүләм олимпиадаларда призлы урыннар яулаган укучыларны һәм аларның остазларын бүләкләде. Нинди республика гына, кайбер укучылар Россиякүләм бәйгеләрдә дә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Барысы 5 укучы баланы 5-3 мең сумлык махсус Сертификатлар белән бүләкләде ул. Ә аларның остазлары 1 мең сумлык Сертификатларга ия булдылар. Әлеге Сертификатларның хикмәте шунда - Казандагы "Домо" кибетләрендә үзең теләгәнне сатып алырга мөмкин.
Бирегә килгән һәркемне - укучыны да, укытучыны да бүләкләделәр. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Айрат Каюмов, мәгълүмати-методик үзәк җитәкчесе Гөлшат Закирова, белгечләре - Гөлназ Гиндуллина, Лилия Габидуллина да дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. Шунысы да бар, сәләтле укучылар җыенында күп еллар катнашучылар белән бергә, беренче тапкыр гына килүчеләр дә күренде. Димәк, киләчәгебез өметле - сәләтлеләр бездә тагын да булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев