(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Татарстанда 4 июльдән 8 июльгә кадәр Спас муниципаль районының "Вертолетный" утравында Идел буе округының "Поисковый фронт" эзләнү отрядлары - "Россия эзләнү хәрәкәте" Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте төбәк бүлекләре мәктәбе слеты үтә. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы хәбәр итә.
Татарстанда слет программаларында катнашу өчен, Идел буе федераль округыннан 300 дән артык кешедән торган 18 төбәк отряды килгән.
Слет кысаларында эзләнү хәрәкәте активистлары өчен лекцияләр, семинарлар, археология, хәрби-тарихи һәм эзләнү буенча гамәли дәресләр үткәрү каралган.
Чыганак:http://tatar-inform.tatar
Нет комментариев