Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Җиңелчә буран

Татарстанның күпчелек районнарында буран дәвам итә. Җил көньяктан, тизлеге секундына 10-15 метр, көчәйгәндә - 20, урыны белән 25 метрга кадәр җитә. -1..-6 градус салкын, юлларда кар көртләре хасил булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте. 6 февральдә республиканың күпчелек районнарында бераз кар явачак. Урыны...

Татарстанның күпчелек районнарында буран дәвам итә. Җил көньяктан, тизлеге секундына 10-15 метр, көчәйгәндә - 20, урыны белән 25 метрга кадәр җитә. -1..-6 градус салкын, юлларда кар көртләре хасил булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.

6 февральдә республиканың күпчелек районнарында бераз кар явачак. Урыны белән җиңелчә буран чыгуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 7-12 метрга кадәр, төнлә урыны белән 18 метрга кадәр көчәя. Төнлә -5..-10, республиканың көнбатышында аязган вакытта -15 градуска кадәр суыта. Көндез температура -2..-7, көнбатышта -10 градуска кадәр салкын.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/05/157401/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев