Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибар – түләмә!

Имеш-мимеш тиз йөри. «Себер язвасы тарала башлаган икән», дигән хәбәр безгә дә килеп иреште. Чынмы бу? Районыбызның баш ветеринария табибы Айрат Ринат улы Ибраһимов белән элемтәгә кердек. Агымдагы елның 5 нче августында Кукмара районының Өлге авылында бер шәхси хуҗалыкта авыртып, тана суела. Икенче көнне бу авырту тананы суйган кешенең температурасы...

Имеш-мимеш тиз йөри. "Себер язвасы тарала башлаган икән", дигән хәбәр безгә дә килеп иреште. Чынмы бу? Районыбызның баш ветеринария табибы Айрат Ринат улы Ибраһимов белән элемтәгә кердек.

  • Агымдагы елның 5 нче августында Кукмара районының Өлге авылында бер шәхси хуҗалыкта авыртып, тана суела. Икенче көнне бу авырту тананы суйган кешенең температурасы күтәрелә. Район больницасына алып баралар, анда аңа "Түләмә" (Сибирская язва) дигән диагноз куела. Шуннан соң, иткә кләймә сугар өчен район ветеринария лабораториясенә алып баргач, бу итне тикшерергә республика лабораториясенә җибәрәләр. Табиблар куйган диагноз раслана. Әлеге хуҗалык тананы машина белән килеп сатып йөрүче Киров өлкәсе кешеләреннән алган була. Ә сатучы, үз хуҗалыгында терлекләргә түләмәгә каршы вакцинация эшләгәндә, вакцинаны сыерына гына эшләтә, калган бозауларга, таналарга кадатмый.
  • Түләмә белән нинди терлекләр авырта, шундый диагноз куелган очракта нишләргә?
  • Түләмә авыртуы белән барлык терлек һәм кешеләр авырта. Кызганычка каршы, авырту күп очракта үлем белән бетә. Авыру расланган очракта бу авылга карантин салына. Карантин нигезендә терлек күчерү, сату, сөт сату, терлек сую, азык-төлек хәзерләү катгый рәвештә тыела. Түләмә белән авырткан терлекләр һәм аның продукциясе, торган урыны, лапас яндырыла, җиргә күмелә.
  • Түләмәгә каршы безнең районда вакцина ясалдымы, ясалса кайчан? Ә сатып алынган терлекләр белән нишләргә?
  • Безнең районда шәхси хуҗалык һәм күмәк хуҗалык терлекләренә түләмәгә каршы вакцинация апрель аенда ук үткәрелде. Вакцина ясаган терлек бу авырту белән чирләми. Дөрестән дә, шәхси хуҗалыкларда апрель аеннан хәзерге көнгә кадәр сатып алынган бозаулар бар. Аларга вакцина ясалганмы, юкмы икәнен берәү дә белми. Шуңа күрә сатып алынган терлекләре булган кешеләр участок ветеринария табибына барып, сатып алган терлеккә вакцинация эшләтергә тиеш. Машина белән терлек сатып йөрүчеләр бик күп. Алардан терлек сатып алганда ветеринария белешмәсе (справка) сорарга кирәк. Әгәр дә ул белешмә юк икән, терлекне алмагыз. Тагын бер киңәшем бар: хуҗалыкларда терлекне суйганчы ветеринария табибына күрсәтергә кирәк. Ә суйгач кләймә суктырырга алып барасыз. Шулай эшләгәндә генә җиңеп була түләмәне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев