Ике кешенең иреге чикләнгән
"Бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегенең җәза үтәтү инспекциясендә 35 кеше учетта тора",- ди җәза үтәтү инспекциясе җитәкчесе Клара Кадимова.
Шул 35нең бишесе - төзәтү эшләренә, бишесе - мәҗбүри эшкә хөкем ителгән. Ике кешенең иреге чикләнгән, аның берсе төрмәдән кайткан. 16 кеше шартлы рәвештә җәза срогын үтә. Хөкем карары нигезендә 7 кеше машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев