Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“СОШки” белән “Дөбер-шатыр”

Шаяннар һәм тапкырлар клубы бәйгесен шушы ике команда башлап җибәрде.

Беренче булуы җиңелләрдән түгел, әлбәттә. Беренче булдыңмы, башкаларга үрнәк булырга да, шул ук вакытта сынатмыйча чыгыш ясарга да кирәк. Дүшәмбе, 4 февраль көнне, мондый авыр йөкләмәне үтәп чыгу Олы Әтнә урта мәктәбе белән Г. Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы укытучыларына насыйп булды. Тагын бер команда федераль һәм республика казначылык бүлекләре, "Ак Барс" банкы бер команда булып чыгыш ясарга тиеш булсалар да, бәйгедә катнаш­мадылар.

Әйе, район халкы сусаган икән. Гаҗәп тә түгел, соңгы тапкыр оешмалар арасында КВН бик күптәннән уйналды. Һәм менә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының тамашалар залында бер генә буш урын да калмыйча, хәтта як-якка урындыклар да куелды. Ә Олы Әтнә урта мәктәбенең "СОШки" белән авыл хуҗалыгы техникумының "Дөбер шатыр" командалары тамашачының өметен аклады. Көлдерделәр дә, уйландырдылар да. Чыгышларында бүгенге көн һәм дә районкүләм борчыган мәсьәләләр дә читтә калмады. Бигрәк тә "СОШки"лар бүгенге көнкүрешебезне, яшәешебезне чагылдырган вакыйгаларны күз уңына куеп, оста гына итеп чеметкәләп тә алдылар. Укытучыларның балаларга белем бирү белән берлектә җәмәгать эшләрендә актив катнашулары да, татар эстрадасында яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек калкып, тиз арада танылу алган җырчыларыбызга да үтә дә яхшы бәяләр бирелде. Тамашачы көлә-көлә, учы кызарганчы кул чапты, күз кырыеннан тәгәрәгән яшь бөртекләрен сөртте. "Дөбер-шатыр"лар командасы да кимен куймады, бүгенге яшьләребез, ир белән хатын тормышы аша матавыклы чорның кытыршы якларын тас­вирларга тырыштылар.

Бер сүз белән әйткәндә, икесе дә молодцы. Шулай булса да, җиңүче берәү генә була. Ул - Олы Әтнә мәктәбе командасы. "СОШ"ки"лар беренчеләр булып финалга уздылар. Һәм финал­га узасы көндәшләрен көтәләр. Ә оешмалар арасында бәйге һәр атнаның дүшәмбе көнендә узачак. Алга таба мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм медицина хезмәткәрләре көчләрен сынаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев