Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике яфрак...

Ике яфрак ята карда, Кул сузымы ике язмыш. Өзелепләр төшкән җиргә Чыдый алмый ачы җилгә, Берсе -сөю, берсе- сагыш... Икесе дә инде ялгыз. Ике яфрак ята җирдә, Берсе - каен, берсе - имән. Берсен -берсе аңламыйлар, Берсен-берсе санламыйлар, Аерым үзәк - түзә йөрәк... Яшиләр тик булып өйдәш. Ике яфрак- ике...

Ике яфрак ята карда,

Кул сузымы ике язмыш.
Өзелепләр төшкән җиргә
Чыдый алмый ачы җилгә,
Берсе -сөю, берсе- сагыш...
Икесе дә инде ялгыз.

Ике яфрак ята җирдә,
Берсе - каен, берсе - имән.
Берсен -берсе аңламыйлар,
Берсен-берсе санламыйлар,
Аерым үзәк - түзә йөрәк...
Яшиләр тик булып өйдәш.

Ике яфрак- ике күңел,
Якынаю мөмкин түгел...-
Катнаш никах.
Аерылган нигезеннән,
Ыруыннан чыгып киткән.
Дине үзгә, юлы үзгә...

Бәргәләнә үзе генә:
Бата-калка гомер итә,
Чит-ят ыру таптап китә.
Үз тиңнәре янәшәдә,
Тик алар да читкә этә...-
Бәхет һаман читләп үтә.

Ике яфрак кул сузымы
Сыктап-сыкрап гомер итә.
Мәхәббәттән җилләр искән...
Акылы да соңлап кергән,
Бәхетеңне табыйм дисәң,
Кавемеңнән китмә икән.

Ике яфрак ята җирдә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев